Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
6 февраль 2022, 16:00

Саклык чаралары мөһим

Тилчә (ящур) - тукымаларның эрозив зарарлануы (күбесенчә авызның лайлалы тышчалары һәм аякларның тиресе) белән характерлана торган вирус этиологиясенең кискен йогышлы авыруы, ул интоксикация синдромы белән үрелеп бара.

Саклык чаралары мөһим
Саклык чаралары мөһим

    Әлеге вирус хайваннарның йоннарында – 4 атнага, киемдә-3,5 атнага кадәр яшәргә сәләтле. Туңдыру һәм киптерүне җиңел үткәрә. Резервуар һәм тилчә чыганагы булып тояклы хайваннар тора – кыргый, йорт хайваннары да. Әлеге вируска кайбер кимерүчеләр бирешүчән, әмма алар инфекцияне таратуда катнашмый. Кошлар тилчә белән авырмый, тик миграция вакытында авыруны китереп чыгара алалар. Авыру хайваннар вирусны сөт, селәгәй, бәвел белән бү-
леп чыгара. Зарарлану еш кына хайваннарны караган вакытта, тирене, йонны эшкәрткәндә, вируслы тузанны сулаганда барлыкка килә. Авыру кеше эпидемиологик куркыныч тудырмый, ягъни тилчә кешедән кешегә күчми. Тилчә, нигездә, профессиональ авыру, авыл җирендә һәм авыл хуҗалыгы терлекчелек предприятиеләре, ит комбинатлары хезмәткәрләрендә, терлек сую һәм аның чималын эшкәртү белән шөгыльләнүче шәхесләрдә тарал-
ган. Бу төркемнән тыш, авыру балаларда зарарланган сөт продуктлары кулланганнан соң билгеләнә.
    Аның инкубация чоры 2дән алып 12 көнгә кадәр тәшкил итәргә мөмкин, уртача алганда 3-4 көн дәвам итә. Авыру кискен, еш кына кинәт башлана. Тән температурасының кискен күтәрелүе, баш авырту, аяк-кул, билдә авырту билгеләнә. Авыруның беренче көне ахырына, гадәттә, авыз яну, гипер-саливация күзәтелә. Бәвел юлының лайлалы тышчасы зарарланырга мөмкин, ул сидек бүлеп чыгарганда авырту белән билгеләнә.
Авызның лайлалы тышчасы катлаулы зарарланганда сөйләмдә, йотуда кыенлыклар барлыкка килә, гиперсаливация көчәя. Авыруның авыз тирәсендә, борын канатларында, конъюнктивта эрозияләр барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук кайчагында бармак арасында, тырнак янында тире зарарлануы күзәтелә.
Тилчә авыруы шактый сирәк катлау-лана. Барлыкка килгән өзлегүләр күбесенчә икенчел йогыш белән бәйле. Бу пневмония, миокардит, тире һәм лайлалы тышчаның эренләве, сепсис һ.б. булырга мөмкин. Тилчә гадәттә, өзлегүләрсез, сәламәтләнү белән тәмам-лана, әмма яшь балаларда ул аерым очракларда үлем нәтиҗәсенә китерергә мөмкин
Профилактиканың нигезен авыл хуҗалыгы хайваннарының сәламәтлеген тикшереп тору, вакытында планлы вакцинация, авыруларга карата карантин чаралар тәшкил итә. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеге һәм хезмәт шартлары буенча санитар-гигиеник контроль гамәлгә ашырылырга тиеш.
   Шәхси профилактика терлек, хайван чималы белән эшләгәндә шәхси гигиена чараларын үтәүдән, тире катламнарын җәрәхәтләүдән саклаудан гыйбарәт. Моннан тыш, тиешле эшкәртелгән сөт һәм ит продуктларын, бигрәк тә балаларны ашатканда саклык чараларын кулланырга кирәк. Кешеләрне иммунизацияләү тормышка ашырылмый.
Мәхмүт Габдрафыйков, район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы.

Фото: pixabay.com

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: