Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе (АПМ) директоры ярдәмчесе Илнур Нуриев мөселман эшмәкәрләре өчен иң зур ике проблеманы атады: инвестицияләр алу өчен хәләл банклар булмавы, клиентларда мөселманнарга карата исламча идеаль булырга тиешләр дигән ялгыш фикер булу. Бу хакта ул мөселман эшмәкәрләр өчен үткәрелгән очрашу вакытында "Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Мөселман банкингы Россиядә бик киң таралмаган. Шуңа күрә, мөселман эшмәкәрләренә бу зур проблема булып тора: каян финанслау алырга. Чөнки күп банклар риба - хәрәм юл белән эшлиләр. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр безгә каян инвестицияләрне каян алырга дип сорый”, - диде Илнур Нуриев. Аның әйтүенчә, хәләл банк - “Амаль финанс йорты” гына бөтен ихтыяҗларны канәгәтьләндерә алмый.
Икенче зур проблема - мөселманнарның да алдавы, вәгъдәләрендә тормавына бәйле. Мөселманнар хезмәт күрсәткәндә клиентлар аларга артык нык ышанырга һәм алдануларын белгәч, тискәре эмоция кичерергә мөмкин.
“Клиентлар эшмәкәр мөселманнарга мөрәҗәгать иткәндә, алардан идеаль хезмәт күрсәтү көтәргә мөмкин, ләкин алар идеаль эшләмәскә мөмкин. Чөнки мөселманнар алар күп һәм төрле. Әлбәттә, без бит барыбыз да кешеләр, кешелек сыйфатлары мөселманнарга да хас”, - диде Илнур Нуриев.
"Әйтик, ул эшне вакытында тапшырмаска мөмкин. Сүзендә тормыйча, телефонын алмаска мөмкин. Бер вәгазьдә ишеттем, әгәр дә мөселман кешесе акча мәсьәләсендә вәгъдәсендә тора алмый икән, качып йөрмичә мин кайтарырмын дип әйтергә кирәк. Төп максат - бер-берең белән аралашу һәм берләшү", - диде Илнур Нуриев.
“Татар-Информ”, Айгөл Шәйхлисламова).