Маяк
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
5 август 2019, 23:00

Сорауга – җавап: "Корбанга чалына торган хайванның ник бер аягын бәйләми калдыралар?"

“Корбанга чалына торган хайванның ник бер аягын бәйләми калдыралар? Дүрт аягын да бәйләргә ярыймы? Корбан чалучыга аерым таләпләр бармы?”

“Корбанга чалына торган хайванның ник бер аягын бәйләми калдыралар? Дүрт аягын да бәйләргә ярыймы? Корбан чалучыга аерым таләпләр бармы?”  – дип кызыксыналар.
Рамил хәзрәт Бикбаев җавабы:   
– Корбан чалганда малның бер аягы бәйләнмәүнең сәбәбе:  аягы белән тибенеп, хәрәкәтләнеп, тәнендәге каны тизрәк чыгып бетсен өчен. Корбан чалучыга таләпләргә килгәндә, әлбәттә, ул мөселман булырга һәм дә бу вазифаны, ягъни корбан чалу вазифасын җиренә җитереп башкара белергә тиеш.
Гөлсинә Гарипова.
Фото: pixabay.com/ru
Читайте нас: