– Вафат булган кешегә, савабын багышлап, корбан чалырга мөмкин. Әмма бу эшне ниятләгән кеше ул елны үз исеменнән дә корбан чалырга тиеш. Димәк, ул ике корбан – беренчесен үз исеменнән, ә икенчесен вафат булган кеше рухына багышлап чалдыра. Үз исеменнән чалдырмыйча, вафат булган әрвахка багышлап кына чала икән, бу кеше өстендә корбан чалу үтәлмәгән бурыч булып кала.