Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
8 август 2019, 22:30

Корбанны кем исемннән чалырга?

Уртача байлыгы булган һәр кеше ел саен корбан чалдырырга тиеш. Чалдырмаса, гөнаһлы була.

Әгәр дә мал гаилә башлыгы кулында икән, бу очракта корбанлык гаилә башлыгы исеменнән чалына һәм барлык гаилә әһелләренә ирешә. Әгәр гаиләдә балаларының, тормыш иптәшенең аерым байлыгы бар икән, бу очракта аларның һәркайсы исеменнән аерым корбан чалдыру тиешле була. Корбан чалу ул – ел дәвамында Аллаһы Тәгалә сиңа биргән нигъмәткә шөкер кылу санала, шуның өчен мөмкинлеге булган һәр кеше корбанны ел саен чалырга тиеш. Әйтик, бер елны гаиләнең бер әгъзасыннан, икенче елны икенче кешесеннән дип түгел, байлыгы, мөмкинлеге булган һәрбер кешедән корбан чалу тиешле була.
Чыганак: матбугат ру
Фото: pixabay.com/ru
Читайте нас: