Маяк
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Дин
14 апрель 2021, 19:00

«Сүгенү, явызлык эшләү, гөнаһ кылу, әрләшү уразаның бәрәкәтен, әҗер-савабын киметә»

12 апрельдә беренче тәравих намазы укылды, Ураза гаете — 13 майда. Шул уңайдан, Рамазан мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадимов сорауларыбызга җавап бирде.

Рамазан аеның саваплары, нигъмәтләре нидән гыйбарәт?
Рамазан ае — Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, хәрәм әйберләрдән читләшү, хәтта хәләл булган әйберләрдән дә, мәсәлән, су һәм ризыктан тыелу ае. Без, мөселманнар, Аллаһ Тәгаләнең олы савабы, әҗеренә ия була алабыз. Моның өчен ураза тоту иң күркәм гамәлләрдән санала. Мөмкинлеге, сау-сәламәт булган кешегә ураза тоту дөрес һәм саваплы булыр. Аллаһ Тәгалә үзенең хәдисендә: «Әгәр сез, ураза тотып, аның бөтен нигъмәтләрен, бүләкләрен, өстенлеген белсәгез, сез шушы ураза аеның ай дәвамында гына түгел, ә ел дәвамында булуын теләр идегез», - ди. Иң зур бүләкләрнең берсе — Аллаһ Тәгалә кешене пакьландыра, чистарта. Әгәр кеше ихлас күңеле белән ураза тоткан булса, Аллаһ Тәгалә аның узган гөнаһларын да гафу итәр, гөнаһлардан арындырыр. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Ураза тоту белән тәннәрегезгә, җаннарыгызга шифа табыгыз», - ди.
Әгәр кеше билгеле бер сәбәпләр аркасында ураза тота алмаса нишләргә?
Кеше ураза тота алмаса, иң кимендә берәр гөнаһтан тыелып торса да бик күркәм булыр. Мәсәлән, кеше ураза тота алмый — шикәр авыруы белән авырый, инсулины күтәрелеп-төшеп тора, аңа һаман ашап торырга кирәк, әмма тәмәке тарту, я булмаса, сүгенү гадәте бар, ди. Ул очракта, бу кешегә ураза тотмаса да, менә шуның ише начар гадәтләрдән тыелып тору да яхшы булыр. Әгәр ул Аллаһ ризалыгын өмет итеп, «Бу начар гадәтләремнән тыелыйм әле», - дип уйлап эшләсә, шулай ук саваплы булыр.
Үзеңне Ураза тотарга ничек әзерләргә?
Рамазан ае алдыннан утырып, ихлас күңелдән: «Яраббым, Аллаһ Тәгалә! Шушы Рамазан аеның 30 көнен дә ураза тотарга җыенам, миңа көч-куәт бир», - дип Аллаһ Тәгаләгә ялварырга, аннан ярдәм сорарга һәм ният кылырга кирәк. Төрле сәбәпләр аркасында 30 көнендә дә ураза тота алмаса, мәсәлән, авырып китеп ниятләгәнчә тотып бетерә алмаса, Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Ниятенә күрә Аллаһ Тәгаләнең савабы булыр», ди.
Рамазан ае алдыннан организмны көйләргә кирәк. Күп кешеләр уразага әзер булып керәләр. Рамазан аена кадәр көндезге ризыкның күләмен башта бераз гына киметә, аннан иртә һәм кич кенә ашый башлыйлар. Шулай итеп ураза башланганда бу халәткә организм ияләгән була. Шуңа күрә уразаның беренче көннәре алай ук авыр тоелмый.
Әгәр уразалы килеш ялгыш ризык капсак, я су эчсәк, безнең уразабыз бозылырмы?
Онытылып китеп ризык кабылган булса, Пәйгамбәребез с.г.в әйтә: «Сезнең уразагыз бозылмады». Ә менә искә төшергәннән соң авызда булган ризыкны йотарга тиеш түгелсез. Авызны чайкап, уразаны дәвам итәргә тиешсез. Әгәр белә торып, ризыкны йотып җибәрсәгез, ураза бозылган булып санала.
Нинди гамәлләр уразаның әҗер-савабын киметергә яки бозарга мөмкин?
Сүгенү, явызлык эшләү, гөнаһлы гамәлләр кылу, әрләшү ураза тотуның бәрәкәтен, нурын, әҗер-савабын киметә. Күп кеше гайбәтне гөнаһлы гамәлгә санамый. Аллаһ Тәгалә моны зур гөнаһлар дәрәҗәсенә куя. Гайбәт сөйләү белән син бу кешенең яратмаган сыйфатларын искә алып, аның дәрәҗәсен төшерәсең. Кеше турында гайбәт сөйләү — кешене өстәлгә куеп, шушы кешенең кисәк-кисәк итен ашауга тиң. Зур гөнаһ булып санала. Кеше башка берәү турында сөйләп, аны күз белән күрмәсә дә, аңа энергия ягыннан зур зыян сала. Әгәр кеше шушы гөнаһлардан тыела алмаса, Аллаһ Тәгаләнең хәҗәте юк безнең ач утыруыбызда. Ә менә уразада икәнне белә торып ризык ашау, я бер йотым су эчү, уразалы килеш көндез якынлык кылу гыйбадәтебезне бозу санала.
Уразаның сыйфатын югарыга менгерергә тырышырга кирәк.
Кайвакыт кызып китәбез, әрләшәбез. Шунда ук аңларга тиешбез: әзерме соң без уразаның савапларын югалтырга?
Мисал өчен: берәү эштә 5 мең хезмәт хакы ала, ди. Әмма берәр төрле хата-кимчелекләр аркасында штрафлар белән булган хезмәтен юкка чыгара. Уразаның да савабы шушы гөнаһлы гамәлләребез аркасында юкка чыгарга мөмкин.
Димәк, ураза тоту ашамыйча гына тору дигән сүз түгел?
Ураза тоту үзе берничә өлештән тора. Ашказаны уразасы ашау-эчү мәсьәләсенә кагылса, күз уразасы хәрәм әйберләрләрдән күзеңне тыю, оятсыз видеолар, чит хатын-кызларның гәурәтләренә карамау дигән сүз. Ә колак уразасына килсәк, берәү гайбәт сөйли икән, аның сөйләүчесе дә гөнаһлы, тыңлаучысы да. Ураза тотучының, үзен уразалы икәнен аңлап, торып басып башка җиргә күчеп утыруы да, «Алай эшләмәгез», - дип әйтүе дә хәерле булыр. Авыз уразасы гайбәт сүз сөйләү, сүгенү, ялганлау, буш сүзләр сөйләүдән тыелу дигән сүз. Кул да начар гамәл эшләмәсен, аяк та начар юлга басмасын.
Ураза тотучы кешенең ачуын китереп, уразасын боздырырга яки уразасының әҗер-савапларын киметергә теләүчеләр белән нишләргә?
Әгәр кеше берәүнең ачуын чыгарып, уразасын бозарга тели икән, я эчтән, ә бәлки кычкырып: «Ин-ни саим», ягъни «Мин бит ураза тотам», диегез. Уразада икәнегезне онытмагыз.
Авыз ачканда нинди киңәшләр бирер идегез?
Күп кеше ураза тоткач, тән ягыннан гына түгел, психик яктан да «Көне буе ашамаган, ашыйсы килә бит», - дип көч җыяр өчен күп итеп ашый. Шуның нәтиҗәсендә ашказаны авыртырга мөмкин, селкенерлек тә хәле калмый, өстәвенә тулы ашказаны белән йокларга ята. Ул шулай үзен газаплый. Шуңа күрә, пәйгамбәребезнең сөннәтен онытмаска кирәк. Ул болай ди: «Тутырып-тутырып күп итеп ашамагыз. Ашказанын өч өлешкә бүлергә кирәк: 1/3 е ризык, 1/3 е су, 1/3 е һава булырга тиеш». Бу теория ягыннан җиңел, әмма практик яктан авыррак. Кеше ашый башлагач, ризык тиз генә ашказанына барып җитми. Шуңа күрә, табыннан ач килеш басарга кирәк. Бу нәсыйхәтне онытмау яхшы булыр. Ашаган ризыкның энергиясе турында уйларга кирәк. Тиз энергия бирүче, әмма тиз ашыйсыны китерә торган ризыклар була. Озакка җитә торган энергия бирүче ризыкларга өстенлек бирергә кирәк.
Сәхәр вакытында нинди ризыклар ашарга ярамый һәм нәрсәләр ашарга киңәш итәр идегез?
Сәхәр вакытында әчкелтем, цитруслы җиләк-җимешләр ашасаң, эчәсене китерер, организм су сорый башлар. Виноград, әфлисун, лимон кебек җиләк-җимешләр ашамау хәерле булыр. Шулай ук кыздырган ризыклар ашаудан да тыелып торырга кирәк. Парда яисә суда пешкән яшелчәләр, ярмалы боткалардан карабодай, дөге кебек ризыклар ашау киңәш ителә. Күп очракта чәйне су белән бутыйбыз, әмма чәй суга керми. Чәй ул ризык булып санала. Галимнәр ач карынга иң башта су эчәргә киңәш итәләр. Ураза вакытында да ач карынга су эчү яхшы булыр.
Ураза тотканда вакыт үткәрү максатыннан көнне йоклап уздырырга ярыймы?
Ярый, бу уразаны бозмый, әмма хәдисләрдән чыгып фикер йөртсәк, уразаны йоклап кына уздыру — гөнаһлы гамәлләр кылмау, әмма күп кенә изгелекләрдән дә мәхрүм ителүгә кайтып кала. Күп йоклау — нәфескә урын бирү дигән сүз. Ул рухи үсешкә урын калдырмаска мөмкин. Рамазан ае — изге гамәлләр кылу өчен форсат. Аллаһ Тәгалә бик күп итеп әҗер-савабын бирә, рәхмәт ишекләре ача. Рамазан ае ахырында Аллаһ Тәгаләнең зур бүләгенә ия булуыгызга ышанырга кирәк. Ураза тотканда организм өчен беренче 3-5 көне авыррак тоелыр. Чөнки организм башка ритмга күчә, хәл бетәргә мөмкин. Хәл алу өчен төш вакытында әзрәк ятып алырга мөмкин. Утырган килеш кенә булса да, тынычлыкта калсагыз, рәхәт булып китәр. Көндезге җиңелчә йокы — кайлүлә дип атала. Бу турыда хәдис тә бар. Көндез хәл җыеп ятып алу Ураза тотучыга тыелмаган.
Ураза тотудан кемнәр азат ителә?
Авыру кешеләр ураза тотудан азат ителә. Ураза тоту рөхсәт ителәме, юкмы — бу турыда табиб әйтергә тиеш. Әгәр дә кеше үзенең мин-минлеге аркасында, үзенә зыян китереп, савап эшлим дип Аллаһ Тәгаләгә каршы барып ураза тотса, бу хәтта гөнаһ та булырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә: «Үз-үзегезгә зыян китермәгез», - ди. Ураза тотарга ярыймы-юкмы, бу хакта тәҗрибәле белгеч белән киңәшергә кирәк. Сәфәрдә, юлда булучылар, балигъ булмаучылар ураза тотудан азат ителә. Әмма әгәр дә баланың күңелендә бар икән, ул әти-әнисенең ураза тотканын күреп теләк белдерә икән, бу очракта берничә сәгатькә генә балага ураза тоту рөхсәт ителә. Бу, беренчедән, нәсыйхәт, тәрбия булса, икенчедән, бала өчен рухи яктан дәва. Болардан тыш, коллыкта булучылар ураза тотудан азат ителә.
Ире хатынының ураза тотуына каршы булган очракта нишләргә?
Бу очракта, беренчедән, ир кеше ни өчен хатынының ураза тотуын теләми икән, шуны белергә кирәк. Аллаһ Тәгалә алдында ир белән хатын бер-берсен аңларга тиеш. Ни өчен ире рөхсәт итми? Хатын-кыз гыйбадәттә генә булып ирен ташлап йөрсә, өйне җыештырмаса, ашарга пешермәсә, баш авырта, хәл юк дип йөрсә, билгеле, ире каршы булыр. Әмма ул аның ураза тотуына түгел, ә нәкъ менә шушы ваемсызлыгына, хатын-кызның үз вазыйфаларын үтәмәвенә каршы килә. Кайбер кешеләр ураза тотканда ялкаулана: ятып кына тора, йоклый. Активлыгыбызны киметмәскә, ә киресенчә, гаиләгә күбрәк тәмле ризыклар пешерә-пешерә ураза тотарга мөмкин. Активлык белән уздырган уразаның бәрәкәте дә башкача була. Кайбер кеше: «Кабарга ярамый, шуңа күрә пешермим», - дип аклана. Әмма бу дөрес булмас. Канун буенча ураза тоткан кешегә ризыкның тәмен белеп карарга рөхсәт ителә. Әмма ризыкның тәмен сиздек икән, аны йотмаска кирәк. Төп шарт — ризык эчкә үтмәскә тиеш. Безнең рецепторлар телдә, ә тамакта түгел. Ризыкка телне тидергәннән соң авызны чайкарга гына онытмаска кирәк.
Шулай итеп, ир кешенең ни өчен хатынының ураза тотуына каршы булуының төп сәбәбен ачыкларга кирәк. Күп очракта моның сәбәбе ялкаулыкта, аклануда. Әгәр активлыгыбызны арттырып, күбрәк пешерсәк, җыештырсак, ир кеше киресенчә, Рамазан ае килеп җиткәнгә шатланыр гына.
Сәбәп боларда булмаса, хатын-кыз иренә ни өчен ураза тотуын аңлатырга тиеш. Рухи яктан, тән ягыннан сихәте барлыгына төшендерергә, пәйгамбәребез киңәшләрен искә алып ураза тотуның әҗер-саваплары, бәрәкәте турында сөйләргә кирәк. Әлбәттә, ирнең хәер-фатихасы булу яхшырак. Әмма ире бер сәбәпсез хатынының ураза тотуына каршы булса, ураза тотарга рөхсәт бирмәсә, бу очракта хатын-кызга ураза тотарга мөмкин.

Чыганак: Интертат сайтыннан алынды

Фото: с сайта funart.pro.

Читайте нас: