Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
28 апрель 2021, 12:25

Ләгънәткә бер сүз җитә

Динебез каргыштан сакланырга куша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм динне тарата башлаганда аны туганнары, гарәпләр бик нык яратмаган, кыерсыткан. Ул алардан рухи яктан да, физик яктан да бик зур зыян күргән.

Пәйгамбәребез динне тараткан чорда гарәпләр бик нык эчкәннәр, бозык гамәлләр кылганнар. Ул әдәп-әхлакка өйрәтүгә керешкәч, гарәпләр моны кабул итә алмыйча, аны интектерә башлаган. Ахыр чиккә җиткәч, Пәйгамбәребез аны азаплаган ике-өч кешегә ләгънәт кылган. Аннан Аллаһы Тәгалә аңа Коръәндә: “Ләгънәт кылу — ул синең хокукта түгел”, - дигән сүзләр җибәргән. Димәк, ләгънәтне кемгә тидерү-тидермәүне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Күпмедер вакыт үткәч, Пәйгамбәрне интектергән шушы ике-өч кеше, динне кабул итеп, мөселманга әйләнәләр. Бу кешеләр ләгънәткә лаек булса да, Аллаһы Тәгалә аларга каргыш тидермәгән. Ник дигәндә, ул киләчәктә шушы ике-өч кешенең гаебен аңлап, тәүбә кылып, дингә киләчәген белгән.

Каргыш ике яклы булырга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм: “Сугышкан вакытта кемнедер җиңгән кеше көчле түгел, ярсыганда үзенең ачуын тотып кала алган кеше көчле”, - дигән. Мисал өчен, бер кеше икенче берәүгә каргыш сүзләр әйтте, ди. Әгәр кеше ачуы килгәндә, эчендәге бөтен начарлыкны тышка чыгарып, начар, каргыш сүзләр әйтә икән, ачуын чыгарган кеше шушы каргышка лаек булса да, Аллаһы Тәгалә аңа каргышны тидермәскә мөмкин. Бәлки ул шушы кешене, ачуын чыгарачакмы, әллә үз-үзен кулда тотачакмы, дип сынап карагандыр? Шуңа күрә ачуын тота алмау аркасында кычкырган ләгънәтләре, шушы сынауны үтә алмаган өчен, аның үзенә кайтырга мөмкин. Әгәр кеше кемнедер үпкәләткән, кимсеткән, рәнҗеткән өчен шушы каргышка чынлап та лаек булса, каерсытылган кешенең догасы кабул була ала. Әмма Аллаһы Тәгалә бу каргышны аңа тидермичә, аннан соң килгән буынга да төшерергә мөмкин. Кешенең бу дөньяда җыйган каргышлары аның җанын ахирәттә дә интектерергә мөмкин. Әмма кеше, гаебен танып, тәүбә кылса, Аллаһы Тәгалә аны үпкәләгән кешенең ләгънәтеннән саклап калыр. Коръәндә дә: “Беркайчан да Аллаһы Тәгаләнең рәхимлелегенә өметегезне өзмәгез”, - диелгән.

Каргыштан саклану өчен иң беренче чиратта кеше булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безне кеше итеп барлыкка китергән, акыл, яхшы сыйфатлар биргән. Ләкин кешеләр алардан дөрес итеп файдалана белмиләр. Игътибар итсәгез, бүген күп кеше бары тик кешегә генә хас булган яхшы сыйфатларны югалтып, үзенә яман сыйфатлар алып, шулар белән гөнаһ кылып, кешеләрнең ләгънәтләрен җыеп, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшәләр. Ләгънәттән саклану өчен син үзең кеше бул! Аллаһы Тәгаләне таны, нәрсә кушкан — шуны үтә, нәрсәне тыйган — шуннан тыел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм ничек кушкан, шулай эшлә. Ул: “Кешеләрне үпкәләтмә”, - дигән икән, үпкәләтмәскә, кыерсытмаска тырыш. “Ачуыңны тот”, - дигән икән, ачуыңны тотарга омтыл. Ихлан күңелдән, иман белән Аллаһы Тәгаләгә ышана башлап, чын мөселман сыман яшәсәң генә: “Мин кеше каргышыннан сакланган”, - дип тынычлана аласың. Бу очракта син беркемне дә үпкәләтмисең, зыян китермисең. Аллаһы Тәгалә кушканча матур, әдәпле итеп яшисең. Синең күркәм сыйфатларыңа ияреп, әйләнә-тирәңдәге кешеләр дә яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә безне шушы ләгънәт дигән яман күренештән динебез, ул куйган кануннар, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм күрсәткән юл гына коткара ала.

Артур Габдуллин,

"Тәүбә" мәчетенең имам-хатибы.

Читайте нас: