Шулай ук ике фарыз шарт аерып күрсәтелә. Болар – авырмау һәм сәфәрдә булмау. Авырган кешеләргә, бала көтә торган хатын-кызларга, сәфәрдә булучыларга ураза фарыз түгел, ягъни тотмасалар да ярый. Авыру мәсьәләсендә исә мондыйрак фикер: әгәр дә кеше грипп, салкын тию кебек чир белән авырый икән, ул калган уразаларын казага калдырып тора. Әгәр дә кеше диабет, кан басымы кебек гел дару эчеп тору белән бәйле авырулардан интегә икән, ул тотылмаган уразасыннан фидия чыгара, ягъни мохтаҗларны ашата.
– Рамазан – ул юмартлык ае. Бу айда без саваплы гамәлләрдә, гыйбадәттә, изгелектә юмарт булырга тиешбез. Рамазан ул чистарыну, пакьләнү ае. Ниндидер үпкәләребез булса, гафу итик, кемнедер рәнҗеткән булсак – гафу үтеник, гөнаһлардан тәүбә кылыйк, Аллаһы Тәгаләдән кичерү, иман сорыйк.
– Рамазанга нинди ният белән керергә кирәк? Мөселман кешесе нинди рухи халәттә булырга тиеш?
– Төп ният – Аллаһы ризалыгы өчен фарыз гамәлне үтәү – ураза тоту. "Тотып булырмы, кыен булырмы", – дип шикләнмик. Көн озын була дип тә борчылырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә җиңеләйтүче ул. Ул үзе ярдәм итә.