Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
16 апрель 2022, 14:10

Фитыр сәдакасы, фидия һәм зәкят

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, быел фитыр сәдакасын тормыш дәрәҗәсе уртачадан түбәнрәк булганнар – 200 сум, урта хәллеләр – 300 сум, хәлле кешеләр, байар 1100 сум күләмендә бирә.

Фидия – ураза тотуның Аллаһу Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә, ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган сәдака. Быел фидия сәдакасы күләме – көненә 200-300 сум. Фидияне Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне, берьюлы бирергә мөмкин. Көн саен бер мохтаҗ кешене ашатсаң да ярый.
Рамазан аенда зәкят бирелсә, башка айларга караганда савабы күбрәк була. Быел аның нисабы, Русиядәге алтын бәясе белән исәпләгәндә, 539 мең 361 сум чамасында. Әгәр мөселманның бу кадәр акчасы булса, ул акча бер ел дәвамында кузгатылмаса, шуның кырыктан бер өлеше, ягъни 2,5 проценты зәкят итеп бирелә. Бу кадәр акчасы булмаганнарга зәкят мәҗбүри түгел, чөнки аларның акчасы нисабка җитмәгән була.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: