Маяк
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
18 апрель 2022, 11:32

Рамазан аеның әһәмияте нәрсәдә соң?

Адәм балаларын бу дөньяга гомер сөрү өчен җибәргән Раббыбыз яшәүнең мәгънәсен аңлату өчен пәйгамбәрләр җибәргән

Үзләренә бирелгән китаплар белән кешеләргә яшәү кануннарын өйрәткән бөек остазлар һәммәсе бер Аллаһка гыйбадәт кылырга өндәде. Иманлы бәндәләр: «Ләәәә илаһә илләллаһ» дип Раббыбызга иман китергәннән соң, намаз укыды, ураза тотты, зәкят түләде, хаҗ кылды. Кыскасы, безгә кадәр килгән бөтен халыклар Исламның биш баганасын тәшкил иткән биш фарыз гамәлне үтәде. Фәкать аларның шәригатьләре генә үзгәрде. Мәсәлән, кайсыдыр кавемнәр намазны бары тик мәчеттә укыды, кайсылары ураза тотканда бер сүз дә эндәшмәде.

Бөек Раббыбыз безнең өммәткә күп гыйбадәтне җиңеләйтте, бөтен җир шарын безнең өчен мәчет итте. Ураза тотканда гөнаһсыз дөнья сүзләрен сөйләү рөхсәт ителде. Кылган һәрбер изге гамәл өчен ун тапкыр, җиде йөз тапкыр, аннан соң да күбрәк саваплар вәгъдә ителде.

«Бәкара» сүрәсенең 183-185 аятьләрендә Аллаһу Тәгалә: «И, иман китергән бәндәләр! Сездән алда килеп киткәннәргә фарыз ителгәне кебек, ураза сезгә дә фарыз кылынды», - диелә.

Гүзәл Фәтхуллина.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: