Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
1 Май 2022, 12:48

Ифтарның савабы нәрсәдә?

Әлһәмдүлилләһ, Рамазан Шәриф аен төгәлләп киләбез. Бу айның соңгы көннәре иң кадерле көннәр һәм мөбарәк төннәрдер. Шушы көннәрнең берсендә Кадер кичәсе – Коръән иңдерелгән көн билгеләп үтелә. Ә 2 май – Ураза гаете бәйрәме. Районның барлык мәчетләрендә дә иртән Гает намазы укылачак.

Әлһәмдүлилләһ, Рамазан Шәриф аен төгәлләп киләбез. Бу айның соңгы көннәре иң кадерле көннәр һәм мөбарәк төннәрдер. Шушы көннәрнең берсендә Кадер кичәсе – Коръән иңдерелгән көн билгеләп үтелә. Ә 2 май – Ураза гаете бәйрәме. Районның барлык мәчетләрендә дә иртән Гает намазы укылачак.

Бу бәрәкәтле көннәрнең, изге айның мәрхәмәт һәм миһербанлы белән тулы көннәрендә авылдашлар белән Аллаһ йортында җыелып, бергәләп авыз ачулар районыбызның күп кенә авылларында матур традициягә әйләнеп бара. Әлбәттә райондашларның ихлас гамәлләрендә игелек белән тулы эшләренә сокланмый мөмкин түгел.

– Рамазан – изге ай. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә берәү рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән. Никадәр күбрәк кешене чакырсаң, шулкадәр кешенең савабын үзеңә алачаксың, дигән сүз. Шундый әҗерләр, фазыйләтләр бар әлеге хикмәтле айда.

Башкалабызда соңгы елларда республика ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Мондый ифтарларны уздыру бик мөһим. Ул мәҗлесләр мөселманнарны берләштерә, белемнәрен арттыра. Ифтарда танылган хәзрәтләребез, имамнарыбыз халык каршында вәгазь сөйли, динебезнең матурлыгын, гүзәллеген күрсәтә. Шунысы кызганыч, бүгенге көндә, динне пычратырга тырышалар, явызлык, вәшхилек белән бәйләргә омтылалар. Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә безгә зур мөмкинлекләр бирә. Динебезнең әхлагын җиткерергә дә күркәм мөмкинлек тудырыла. Ифтар мәҗлесләре моны тиешенчә эшләргә ярдәм итә дә инде.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: