Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
1 август 2022, 10:06

Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде

Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре
Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Без яңа айга ягъни мөхәррәм аена гына түгел, 30 июльдә яңа 1444нче һиҗри елга керәчәкбез инша Аллаһ. Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә әйтә: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.

Нәрсә соң ул һиҗри хисап? Аның тарихы һәм серләре нинди? Һиҗра сүзе гарәп теленнән бер урыннан икенче урынга күчеп китү дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм 13 ел дәвамныда Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакырды, әмма иманга килүчеләрнең саны аз иде. Аны купме рәнҗеттеләр, хәтта үтерергә теләделәр. Аллаһның әмере буенча, 622 елда Рәсүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең якын сәхабәсе Әбү Бәкер белән Мәдинәгә күчәләр. Нурлы Мәдинәгә башка сәхабәләр дә күчте. Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗра, без мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә.

Һиҗра – Раббыбызның олы нигъмәте. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел хисабын куллана башлый. Һиҗри ел хисабы милади кебек 12 айдан тора, әмма ай буенча хисап алып барылуы сәбәпле 11 көнгә кыскарак.

Кадерле дин кардәшләрем! Бу безнең бөек тарихыбыз, без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел. Мөхәррәм – бик мөкаддәс ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм – 4 хәрам айларының берсе. Коръән Кәримдә әйтелә: Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар (Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Раҗәб айлары). Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз (“Тәүбә” сүрәсе, 36 аять). Ибн Габбас әйткән: “Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ дүрт ай турында ачыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә”. Хәдистә килә: “Айларның саны унике, шул айларның дүртесе хәрам айлар булып санала, өчесе чиратлашып килә: зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм, ә дүртенче ай Рәҗаб Җөмәд әл-ахир һәм Шәгъбән арасында” (Бохари).

Икенче хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул Мөхәррәм ае”, – дигән (Мөслим). Бу айда бер бик олы көн бар – Гашура көне. Ул Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә . Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргән: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәләмне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга болай дип җавап биргән: Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”,– дигән. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашура көнендә күп кенә башка бөек вакыйгалар булган.
Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәләмне яраткан, Нух галәйһиссәләмнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәләм туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әйюб галәйһиссәләм авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәләм олы дәрәҗәләргә ия булган һ.б. олы вакыйгалар булып үткән. Ураза – бөек гыйбадәт. Аллаһы Тәгалә кодси-хәдистә әйткән: “Ураза – Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен”, – дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы.

Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шулай булгач, кардәшләр, ураза гыйбадәте аша без Раббыбызның чиксез рәхмәтенә ирешә алабыз. Мөхәррәм ае да, Раҗәб, Шәгъбән айлар кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Гашура көненең унынчы һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн тоту: Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез ин ша АллаҺ. Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакьләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып барасыз”, – дип әйтергә мөмкин. Моңа җавап итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисен китерәсе килә: “Адәм балаларының кылган гөнаһлары, эшләгән хата-кимчелекләре аркасында аларның җилкәсенә бәла-казалар, хәсрәтләр килә. Ләкин кеше үзенең хатасын танып, Аллаһ Раббыбыздан гафу үтенеп, шул гөнаһларыннан тәүбә кылса, шуның белән аның бәла-казалары да китәр”, – дип әйткән. Адәм баласы үзенең башына кайгы-хәсрәт килгәч, гаепне үзеннән күрергә теләмичә, башкалардан эзли. Ләкин күпчелек вакытта адәм баласының үзе кылган гөнаһлары аркасында аның башына бәла-казалар килә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән (Мөслим).
Мөхәррәм ае – изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем”, – дип әйтә торган булган.

Газиз дин кардәшләр! Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде.

 

 

Рөстәм Абушахмин,
Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: