Маяк
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Дин
12 сентябрь 2022, 12:02

Көдси хәдис

Әй Адәм баласы, әгәр син минем рәхмәтемне өмет итәсең икән, син тырыш миңа гыйбадәт кылуда. Әгәр минем газапларымнан куркасың икән, мине тыңламаудан саклан, ирешер өчен минем ахирәттәге рәхмәтемә

Көдси хәдис
Көдси хәдис

Әй Адәм баласы, әгәр син минем рәхмәтемне өмет итәсең икән, син тырыш миңа гыйбадәт кылуда. Әгәр минем газапларымнан куркасың икән, мине тыңламаудан саклан, ирешер өчен минем ахирәттәге рәхмәтемә.

Хадисләр: Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче – сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның. Әгәр кешедә шушы биш сыйфат булса, Аллаһы Тәгалә кешене саклар, үз кайгыртучанлыгына алыр, үз рәхмәте белән аның кимчелекләрен яшерер һәм колын үзенең мәхәббәт даирәсенә кертер.

Беренчесе – кешенең үзенә нигъмәт бирелгәндә рәхмәтле булуы һәм Аллаһы Тәгаләгә мактау-хәмед әйтүе! Икенчесе – киң күңеллелеге яки, үч алу мөмкинлеге булса да, үзенә начарлык эшләүчене гафу итүе!
Өченчесе – салкын канлылык яки ачуы чыкканда үзен тиз генә тынычландыручы.

Ачу хисен үзеннән ераклаштыра алган кешедән Аллаһ та җәзаны ераклаштырыр. Үз телен начар сүздән саклый алучының Аллаһы Тәгалә кимчелекләрен яшерер. Аллаһ Үзенең рәхимле бәндәләренә генә рәхимле булачак.

 

Фото: https://darulfikr.ru

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: