Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
22 сентябрь 2022, 14:41

Күрәзәче, сихерчеләр янына барырга ярыймы?

Исламда ак тылсым, кара тылсым дигән әйбер юк!

Күрәзәче, сихерчеләр янына барырга ярыймы?
Күрәзәче, сихерчеләр янына барырга ярыймы?

Исламда ак тылсым, кара тылсым дигән әйбер юк! Сихер, бозым, күз тию нәрсә белән аерыла? Коръәни Кәримдә «Фәләкъ» сүрәсендә кешегә зыян китерә торган өч әйбер турында әйтелә. Аларның беренчесе — караңгылыкның зыяны. Бу вакытта кешегә физик зыян килә. Мәсәлән, аны талыйлар, кыйныйлар, үтерәләр. Бу — җинаять.

Сихер зыяны бар. Коръәни Кәримдә бу «төеннәргә өрүче» дип әйтелгән. Сихерче турында шулай әйтелә.

 Өченче зыян — көнчеллек, хөсетлек. Гомумән алганда, кешегә килә торган зыянны шушы өч төркемгә бүлеп карый алабыз. Әлбәттә, бу өч әйбердән саклану чарасы да төрле. Беренчедән, без Аллаһы Тәгаләгә сыенабыз. «Йә Аллаһ, бөтен начарлыктан сакласаң иде», — дип сорыйбыз. Шул ук вакытта, бу начарлыклар килгәндә, алардан дәвалану ысуллары да төрле. Таласалар, өшкертергә бармыйсың бит инде. Полициягә барып, гариза язасың.

Сихер, бозым, күрәзәчелек, астрология, йолдызнамә — бөтенесе бер әйбер. Бер-берсеннән бернәрсә белән дә аерылмыйлар. Шуңа күрә ак тылсым, кара тылсым дигән әйбер юк, алар бөтенесе — кара, начар күренеш.

Бездә кайчакта буталчыклык башлана. Күрәзәченең файдасы тисә, кеше: «Аның нинди зыяны булырга мөмкин?» — дип уйлый. Ә күрәзәче, чыннан да, файда китерергә мөмкин: ул йә югалган әйбереңне таба, йә иреңне кайтарырга булышырга тырыша, йә берәр суны бозып бирә дә, балаңны начар юлдан коткарырга ярдәм итә дип җеннәр белән берлектә эшли. Күп кешеләр сихерчеләргә барып, үзләренең проблемаларын хәл итәргә тырыша.
Аларның ярдәменең ахыры барыбер начар бетә. Кеше башта моны сизми, уйламый. Әле ахырда начарлык килгәч тә, үзен гаепле дип уйлый. Гаеп анда бар, әлбәттә. Ул сихерчегә барганы өчен гаепле. Әмма сихерче шушы кешегә бернинди файда да китерми. Мәсәлән, алар синең авыруыңны дәваларга мөмкин. Ләкин ул авыру вакытлыча гына дәвалана, аннан соң кире кайта. Шул кешегә тагын барырга мәҗбүр буласың. Бу сихерчегә бәйләнгән буласың. Шулай итеп, сихерчеләрнең максаты кешеләргә ярдәм итү түгел. Аларның максаты — кешеләрне үзләренә бәйләү, кешене Аллаһтан аерып, шайтанга бәйләү. Бу кеше ярдәмне Аллаһтан түгел, шайтаннан алсын, Аллаһка түгел, ә сихерче, багучыларга мөрәҗәгать итсен өчен эшләнә.

Кемдер: «Ул акча алмый бит», — ди. Әйе, сихерчеләр бушка да эшләргә мөмкин. Бу сихерченең изге булуын күрсәтми. Аның максаты синнән акча эшләү түгел, сине көферлеккә төшерү. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм әйтте: «Кеше күрәзәчегә барса, аның 40 көн намазы кабул булмый. Әгәр ул аңа ышанса, бу кеше көфер, иманнан, диннән чыгып киткән була», — ди. Ә бит күп кеше барып кына кайтмый, ә ышанып кайта.

Шулай итеп, күрәзәчеме ул, сихерчеме, бозамы ул, дәвалыймы — берсен дә аермыйбыз. Дин юлы белән дәваламаса, болар бөтенесе дә шайтан, көферлек, бәхетсезлеккә илтә торган куркыныч юл булып санала.

Көнчеллек, хөсетлек сихергә керми. Көнчеллек ничек эшли соң? Кеше әйберен күргәч: «Аның бу әйбере юкка чыкса иде», — дип уйлыйсың. Менә бу көнчеллек була. Бу очракта теге кешегә зыян килә. Монда догадан, Аллаһы Тәгаләгә зикер кылудан башка бернәрсә дә коткара алмый. Күз тию түгел бу. Анысы икенче. Монда кешегә икенче бер кешенең теләгән зыяны төшә.

Күз тимәсен өчен нишләргә?

Күз тияргә дә мөмкин бит әле. Пәйгамбәребез: «Күз тию хак», — ди. Аның эшләү рәте болайрак: кемнеңдер берәр нәрсәсен күрәсең дә, сокланасың. Нишләп күз тия соң? Нишләп син бу әйбер белән сокланганнан соң, теге кешенең ул әйбере ватылырга, бозылырга мөмкин? Чөнки син ул матур әйберне, йә кешене күреп сокланасың, әмма шушы матурлыкны барлыкка китергән Аллаһы Тәгаләне искә төшермисең. Әгәр дә матурлык, хозурлык күрәбез икән, «Сөбханаллаһ, машаллаһ!» — дияргә кирәк. Менә шулай иткәндә, күз тими ин ша Аллаһ.
Кайвакытта әти-әниләр үз балаларына күз тидерә. «Кара әле, сөбханаллаһ!» — дими алар. «Кара нинди матур», — диләр. Үз-үзеңнең әйбереңә дә күз тидерергә була. Әйтик, машинаңнан төшеп китеп барганда, бер борылып: «Бигрәк матур инде», — дип уйлап кына куясың… Икенче килүгә йә берәрсе кырып киткән була, йә үзең берәр җирен кырып китәсең. Шуңа да сокланган вакытта Аллаһы Тәгаләне гел истә тотарга кирәк. Бу күз тию, хөсетлек сихергә керми. Ул кешеләрне сихерче дип әйтә алмыйбыз. Сихерче ул аерым, шайтан белән эшли торган эш.

Күз тидерүчегә гөнаһы буламы? Күз тидергән кешегә гөнаһ булмый. Ләкин күзе каты булган кешеләр күз тидерә алганнарын белергә тиеш. Кеше әйберләре, балалар белән сокланудан сакланырга тиеш. Күз тидергән кеше: «Собханаллаһ, машаллаһ», — дип әйтсә, Аллаһның рәхмәте белән, зыяны тими башлый.

 

 

Рөстәм Абушахмин,

Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды.

 

Фото: https://kartinkin.net

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: