Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
27 сентябрь 2022, 14:28

Сәламәтлек – иң зур байлык

Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, бөеклеген, бөтен галәмне барлыкка китерүче зат икәнен, аның кодрәтле икәнен никадәр алданрак белсәк, ихлас белән чын күңелдән Аңа ышансак, ничек яхшы икәнен үзебез дә сизәрбез, җаныбыз белән тоярбыз да саҗдәләргә китеп шөкер итәрбез

Сәламәтлек – иң зур байлык
Сәламәтлек – иң зур байлык

Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген, бөеклеген, бөтен галәмне барлыкка китерүче зат икәнен, аның кодрәтле икәнен никадәр алданрак белсәк, ихлас белән чын күңелдән Аңа ышансак, ничек яхшы икәнен үзебез дә сизәрбез, җаныбыз белән тоярбыз да саҗдәләргә китеп шөкер итәрбез. Ул рәхмәтле, көч-куәтле hәм безне барча зарарлы нәрсәләрдән саклый. Безгә җир йөзенә сынау өчен, җәннәткә әзерләнер өчен генә җибәрелгән бәндәләрдән бары тик үзенең кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу гына кирәк. Шуңа ирешкән Аллаh колы булыр. Бу бик зур дәрәҗә. Аның сакланганны саклармын, бәндәмне чир белән дә сынармын дигән вәгъдәсе бар.
Чире дә, дәва-шифасы да – бары тик Аллаhыдан. Чирен бирә икән, шифасын да, сәбәпчесен дә бирә. Эзләргә, табарга кирәк. Әлбәттә, бары тик үзеннән. Үзенең сүзләре – изге китабы Коръәннән.

Сәламәтлек – иң зур байлык дибез. Ул акчага сатып алынмый. Ул безгә әманәт итеп бирелә. Без аны сакларга тиеш. Аллаhның илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйтә: «Әй адәм балалары, чирләрегезне дәвалагыз, Аллаhы Тәгалә чир яралтты икән, шуның белән бергә аның шифасын да яралтты. Бер генә чирнең дәвасы юктыр, ул картлык»,- диде. “Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, – ди Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек». Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган – саулыгын да биргән. Биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлтелгән гамәлләргә этәрә.

Сәламәтлекнең нигезе — дөрес туклану. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә – аш, икенче өлешенә – су, өченче өлешенә – һава. «Аль-Аграф» сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллаһ исраф кылучыларны яратмый», – ди. Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау — исраф. Динебездә һәрбер исраф – хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә: «Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз тутырылуы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге», – диде. Ризыкның хәләллеген кайгырту ул киләчәк буынны кайгырту дигән сүз. Сәламәт булсын өчен кеше дөрес тукланырга тиеш. Ләкин кеше аз хәрәкәтләнсә, ризык тулысынча үзләштерелми, организм шлаклар белән тула. Аз хәрәкәтләнү бүген заман чиренә әйләнеп бара. Халыкта: «Хәрәкәттә — бәрәкәт» дигән әйтем бар. Галимнәр: «Физик күнегүләр кешедә стресс халәтен юкка чыгара, артык авырлыктан коткара, йөрәк-кан тамырлары, шикәр авыруларын киметү чарасы булып тора», — ди. Хәрәкәт җитмәү аркасында, кеше остеохондроз, сколиоз, симерү кебек чирләрдән җәфа чигә. Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре «Сәламәтлекнең нигезендә намаз уку тора» дигән фикергә этәрә. Баш мие эшчәнлеген җиргә иелү нәтиҗәсендә яхшыртырга була. Күп мәртәбә иелү, ягъни Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән саҗдә кылу нәтиҗәсендә баш миенең кан тамырлары ныгый һәм тыгызлана. Кеше организмында 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә килә.

Сәламәтлек турында сөйләгәндә, ураза турында әйтми калу мөмкин түгел. Чөнки хәзер киң таралган авыруларның кайберләрен ураза тоту белән дәвалыйлар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!» – дип юкка гына әйтмәгән шул.
Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Артыгын борчылу – гөнаһ!» дигән хәдисен истән чыгармаска кирәк. Ни өченме? Азрак борчылу – битараф булмау. Кайгы-хәсрәткә бирелү – аерым бер рухи өлеш кенә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Тәндә ит кисәге бар. Әгәр сау-сәламәт булса, бөтен тән сәламәт булыр. Әгәр авыру булса, бөтен тән авыру булыр. Ул ит кисәге йөрәк», – дип әйтте. Аллаһы Тәгалә: “Ул көндә малы вә баласы һичкемгә файда бирмәс. Мәгәр мөшриклек вә монафикълык керләреннән күңеле пакь хәлдә чын мөселман булып килсә, аңа файда булыр», — дип әйтте (әш-Шүгәра сүрәсе, 88-89 аятьләр).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Тимер суда тутыккан шикелле, сезнең йөрәкләрегез тутыга”, — диде. Сәхабәләр: “Я Расүлүллаһ, безгә ничек йөрәкләребезне пакъларга була?” – дип сораганнар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аларга: “Коръәнне күп укыгыз һәм үлемне еш искә төшерегез!” – дип җавап кайтарган. Йә Раббым, илләребезгә–көннәребезгә тынычлык–иминлек, халыклар арасында дуслык–татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйкъ–һидаят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Амин.

 

Рөстәм Абушахмин, Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: