Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
7 октябрь 2022, 10:14

Мәүлид көне

“Бу көнне бер тапкыр салават әйтсәң, Аллаһы Тәгалә синең өчен унны әйтер”

Мәүлид көне
Мәүлид көне

Мәүлид бәйрәме – 12нче рабигыль-әүвәл (7 октябрьдән 8енә каршы төн) - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне, Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Мәүлид кичәсе.

Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көнедер. Мәүлид көне – Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмнең туган көне булып, ул шул көнне таң алдыннан дөньяга килмештер. Без – мөселманнар өчен зур шатлык көнедер. Безнең дөнья вә ахирәттә булуыбыз өчен җанын-тәнен кызганмыйча, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче кадерле һәм хөрмәтле Пәйгамбәребезнең дөньяга килүе – Аллаһы Тәгаләнең безгә шәфкать итеп рәхмәт иңдергән һем безгә Үзен танытыр өчен туры юлга күндерүче сөекле баланың дөньяга килүенә сәбәпче булган. Һәм шул Пәйгамбәребез аркасында без дә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, куркынычлы газаплардан котылырга юллар өйрәнергә сәбәп булган көн булганлыктан, ул көнне зурлап һәм шатланып, кадерләп үткәрү дә аздыр. Шатлыктан ул көнне бик зур бәйрәм итеп, Аллаһы Тәгаләгә кат-кат шөкраналар кылу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмгә салаватлар уку, һәм аның хөрмәтенә аш-сулар әзерләп, кардәш-ыругларыны, фәкыйрьләрне җыеп хөрмәт итү, Расүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, Расүлуллаһның башыннан үткән хәлләрне укып, аны хөрмәтләп искә төшерү, мәҗлесләр ясап, мәүлит укыту бик тиешле эштер. Бер ай дәвамында шундый аш-сулар, мәҗлесләр ясап, мәүлидләр укытып, Расүлуллаһка салаватлар укып, шатлык берлә үткәрергә тиештер. Бу көннәрдә аны ни кадәр зурласак, шул кадәр саваплы булырбыз, дип хәбәр итә.

Бу көнне ничек уздырырга ?

- Мәүлид көнне Рәсүлебезгә салават әйтергә кирәк. «Әллаһүммә салли галә мүхәммәдин вә галә әли мүхәммәд”дип, кеше бер генә тапкыр укыса да, Аллаһы Тәгалә шул кешегә ун тапкыр укыр, догаларыгызны кабул итәр, бәрәкәт-уңышларыгызны бирер, ди. Шуңа күрә шушы Мәүлидләрне без мөмкин кадәр күбрәк салават әйтеп, изгелек кылып, хәер-сәдакалар биреп уздырыйк.

- Мәүлид кичәсенә ничек әзерләнергә?

- Әлбәттә, кемдер: “Хәзрәт, без бу көнне Коръән ашы укыта алмыйбыз. Башка көнгә калдырсак ярыймы?” дип сорый. Ай дәвамында ярый. Мәүлид ае 9 ноябрьдән башланды, 7 декабрьгә кадәр дәвам итә. Шушы дәвердә Мәүлид ашларын уздырырга тырышыгыз.

Мәүлид бәйрәмен һәр мөселман бәйрәм итәргә, һәр йортта үтәлергә тиешме?

- Мөмкинлеккә карап, бу көнне барча мөселманнар бәйрәм итәргә тиеш. Диндә көчләү юк, әмма мөмкинлегең бар, күңелең куша икән, бу көнне уздыру хәерлерәк.

Мәүлид кичәсендә бер-береңә кунакка йөрешәләрме?

- Әйе, шуңа да бит бу көнне Мәүлид ашларын уздырырга тырышалар. Мөселманнар бер-берсен кунакка чакыра, бүләкләр бирешә. Чөнки Рәсүлебез (с.г.в.) үзе дә әйтә: “Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, чөнки шул бүләк ике арада мәхәббәт үстерер”, ди.

Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көнендә таба ризыклары пешергә кирәкме?

- Гореф-гадәтебез шундый безнең: Гаетләрдә, шундый зур бәйрәмнәрдә татар халкы таба исе чыгара, камыр ризыклары пешерә. Бу – бәйрәм икәне сизелсен дигән максаттан эшләнә. Мәүлид кичендә дә таба исе чыгару - хуп гамәл.

 

Чыганак

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: