Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
11 ноябрь 2022, 13:17

Вәгъдә – иман

Кешеләргә биргән вәгъдәне  җиренә җиткереп үтәү  - дини бер вазыйфа. Ислам динендә кайбер гыйбадәтләр фарыз кылынган кебек, кайсыбер эшләр һәм хәрәкәтләр дә фарыздыр. Шуларның берсе – биргән вәгъдәдә тору

Вәгъдә – иман
Вәгъдә – иман

Вәгъдәдән кире кайтуның кешеләр өчен күп зарар китерүе мөмкин. Вәгъдәсендә тормаучылар, бер яктан, үзләрен түбәнлеккә төшерсә, икенчедән, башкаларның хак вә хокукларын хөрмәт итмәгән булыр.

Андыйларга ышаныч та бетәр. Үзләренә карата кешеләр ихтирамын югалту сәбәпле, аларны берәү дә яратмас. Вәгъдәдә тормаучылар кыямәт көнендә җавапка тартылачак. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйткән: “Вәгъдә биргәч, вәгъдәгездә торыгыз. Әлбәттә, кеше кыямәт көнендә вәгъдә үтәлеше өчен җавап тотачак” (“Бәни Исраил” сүрәсе, 34 нче аять). Янә шул ук сүрәдә кеше үтерү, зина кылу, ким үлчәү, ятимнәр малын ашау, тәкабберләнү кебек зур гөнаһлар арасында вәгъдәдән кайтуны да санаган.

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: