Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
18 гыйнвар 2023, 16:02

Бәланең башы телдән

Пәйгамбәребез: «Кешенең файдасыз сүзләрне калдыруы – иманы гүзәл булуның билгесе», - дигән.

Бәланең башы телдән
Бәланең башы телдән

Бәланең башы телдән икәнлеге хакында хәдис риваять ителә. Бер шагыйрьнең сүзләре дөрес: “Егеткә теле абынудан күп зыян килә, кешегә исә аяк абынудан зарар юк. Сүз абынуы аның башын җибәрә, аяк абынуы исә әкренләп төзәлә”.

Буш фикерләр вә буш сүзләр белән шөгыльләнүгә караганда берәр төрле файдалы нәрсә белән шөгыльләнү, янәшә-тирәне чолгап алган нәрсәләрне танып белү, су вә һаваны, туфрак вә утны, үлән вә агачларны, табигать әхвәлләре белән таныш булырга тырышу яхшырактыр». Йә, Раббым, үзебезгә кагылмаган нәрсәләргә кысылып, үзебезгә һәм башкаларга зыян салып яшәүдән сакла.

 

Рөстәм Абушахмин, Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: