«Әгәр ятимнәрнең хәлләре тиешенчә игътибарга алынса вә алар хакында мөселманлык күрсәтелеп, кешеләр Аллаһы Тәгаләнең нәсыйхәтләрен җиренә китерергә кызыксалар, дини гыйлемнәр белән берлектә дөнья көтү рәвешләре, һөнәр вә кәсеп өйрәтелергә тиешле. Рәсми җәмгыятьләр вә низамлы контрольләр астында булган бу ятимханәләр һәртөрле яманлыклардан имин булырлар, акчасы, акылы вә бәдәне белән хезмәт итүчеләрнең һәрберсенә савап юллары ачылыр.
Бер-берсен сыйлашып вә сүз көрәштереп, кешеләрнең гаепләрен тикшереп утырудан гыйбарәт булган мәҗлесләрдә утырганчы, шушындый ятимханә, тәрбияханәләр белән шөгыльләнү ләззәтле вә бик яхшы нәтиҗәле эш булыр иде. Шундый мәнфәгатьле эшләр эшләүгә вакыт бик җиткән, бәлки соңга калып та бара.
Мондый җәмгыять әгъзалары вә ятимханәләр хадимнәре (хезмәтчеләр), әлбәттә, Рәсүлүллаһның бу хәдистә искә алган савапларына лаек булырлар вә кешелек вазифасын да үтәгән хәлдә ахирәт мәйданына якты йөз белән барырлар».
Раббым безгә ятимнәрнең күңелен күреп, аларның хакларын торгызып яшәргә насыйп ит.