«Аллаһның сезне ризыкландырган нәрсәләреннән хәләл һәм хуш булганын ашагыз һәм Аллаһтан куркыгыз, сез бит - Аңа иман китерүчеләр (Әл Маидә сүрәсе, 88 нче аять).
Дөреслектә, адәм баласы хәләл ризык ашамаса, үзенең асылын югалтачак. Шуңа күрә үзен мөселман дип санаган кешенең ризыгы, һичшиксез, хәләл булырга тиеш. Ризыгыбыз хәләлме, әллә хәраммы дигәндә, иң беренче булып күз алдына нишләптер гел ит килеп баса. Ник дигәндә, кибет, базарларда итнең барысы да хәләл түгеллеген азмы-күпме дәрәҗәдә беләбез, дисәк бер дә ялгыш булмастыр. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә: «Чынлыкта, Ул сезгә (шәргый юл белән суелмаган, үз үлеме белән) үлгәнне, канны, дуңгыз итен һәм Аллаһтан (тыш) башка исем әйтелеп чалынганны гына хәрам кылды” («Әл-Бәкара» сүрәсе, 173 нче аять). Кайберәүләр: «Мин дуңгыз итеннән булган шашлыкны яки колбасаны ашамыйм, тавыкныкын гына ашыйм, ул бит хәләл», - дип сүз сөйли. Теләсә кайда сатып алынган тавык шашлыгының яки колбасаның хәләл булуына кем гарантия бирә ала. Әллә аны «бисмилләһ» әйтеп суйганнар, әллә канын да агызмыйча пешекләгәннәр, аны бер Аллаһ кына белә. Шуңа күрә, әгәр дә инде хәләл булуын ачыклаган кәгазе булмаса, терлекнең «бисмилләһ»сез суелганы, шулай ук кибеттәге тавык, сыер, ат колбасалары да, котлетлары да хәрам була.
Авылда суелган сыер яки сарык, я булмаса кош-корт итенең барысы да хәләл яки хәрам дип тә әйтеп булмый. Иң мөһиме, ит хәләл булсын өчен, рөхсәт ителгән малларның гына шәригать кануннары белән суелуы шарт булып тора.
“Без хәрамнан тыелырга тиеш. Хәрамнан тыелуның әҗере - савабы ничәмә артык дәрәҗә», - дип әйтелә хәдистә. Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Исертә торган эчемлекләрдән сакланыгыз. Монда бернинди дә шик юк, ул гөнаһларның һәм золымнарның чыганагы», - дигән. Ә бит хәмернең хәрамлыгы аның составында түгел, ә бозыклык чыганагы булуында. «Әгәр берәү хәмер эчсә, иманы аны ташлап чыгар», - дигән хәдис тә бар. Хәрам саналучы аракыны авыз иткән, эчкән кешенең әйләнә-тирәдәгеләр өчен бер бәла-каза, куркыныч чыганагына әйләнәсен көтәбез.
Ризыкны бирүче - Аллаһы Тәгалә. Ләкин кеше аны я хәләл, я хәрам юлдан юнәтергә мөмкин. Урлап ашаган хәтта хәләл ризыкның да әнә шулай хәрамга әйләнүе ихтимал. «Берәү малын кайдан һәм нинди юл белән тапканы турында уйламаса, Аллаһы Тәгалә аның кайсы юл белән тәмугка кереп калганына игътибар кылмый», - диелә бер хәдистә.
Аллаһы Тәгалә ризык турында шу-лай әйтә: «Җир йөзендә яшәүче һәр җан иясенең ризыгы бары тик Аллаһ ихтыярында гына». Бүгенге көндә хәләл ит табуы авыр түгел җәмәгать. Кибетләрдә генә түгел, зур супер-маркетлар киштәләрендә дә хәләл ит, тавык, колбаса дип язылганны еш очратырга була. Шәригать кануннары буенча чалынган пар тояклылар һәм кош итеннән әзерләнгән ризыклар барысы да хәләл санала. Шулай ук балыкның бик күп төрләре, сөт, сөт ризыклары, исерткеч булмаган эчемлекләр һәм башкалар безгә хәләл була.
Шунысы куанычлы, бүген хәләл ризыкка ихтыяҗ зур. Хәләл ризык шәригать кануннарына туры китереп җитештерелсә, аны теләсә нинди дин тотучы сатып алырга мөмкин. Ә бу, үз чиратында, динебезгә ихтирамны күрсәтә. Хәләл ризык ашау - ул гореф-гадәт яки кешенең «мин-минлеге» генә түгел. Бу Аллаһы Тәгаләнең әмере. Ә инде аны үтәү, Раббыбызга итәгать итү һәм кушканнарын үтәү, тыйганыннан тыелу - һәр мөселманның бурычы. Хәрам ризык ашап, без үзебезнең сәламәтлегебезгә зыян салуыбызны, алай гына да түгел, нәселебез тамырына бик зур зыян. Раббыбыз һәрберебезгә хәләл ризыклар насыйп итсен, хәрамнардан сакласын һәм шикле булган нәрсәләрдән безне ерак тотсын. Амин!