Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
26 гыйнвар 2023, 11:39

Рәгаиб кичәсе мөбарәк булсын!

Бүген, кояш баю белән, барча мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршы алачак

Рәгаиб кичәсе мөбарәк булсын!
Рәгаиб кичәсе мөбарәк булсын!

Рәгаиб кичәсе раҗәб аеның беренче җомга киченә туры килә. Бу кичә – Пәйгамбәребез Мөхәммәд s әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакытыдыр. Нәкъ менә шушы кичәдә, ягъни Рәҗәб аеның беренче Җомга кичендә Әминә g балага уза һәм бу барча галәмнәр өчен рәхмәт итеп җибәреләчәк олуг пәйгамбәрнең бу дөньяга килүенә сәбәп була.

Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә. Мөхәммәд s бу кичәдә уяу торып гыйбадәтләр кылганлыгы хакында мәгълүмат бар. Шуңа да мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирергә, бигрәк тә ихлас догалар кылырга тиешләр.

Пәйгамбәребез s бер хәдисендә түбәндәгечә боерган: «Биш кичә бардыр, ул кичәләрдә кылынган догалар кабул булырлар. Бу кичәләр шушыдыр: раҗәб аеның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәсе; шәгъбан аеның 14 нче көненнән 15 нче көнгә каршы киче – Бәраәт кичәсе; атна кич кояш баю белән башлана торган җомга киче; Рамазан гаете кичәсе; Корбан гаете кичәсе.

Бу көн вә кичәләрнең без белмәгән бик күп хикмәтләре бардыр. Бу кичәләрдә хәлебездән килгән кадәр гыйба-дәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәүбәләребезне арттырырга, начар вә ямьсез эшләрдән ерак торырга тиешбез.

Шулай итеп, Рәгаиб кичәсендә һәм башка изге кичәләрдә галимнәребез шундый гамәлләрне кылырга киңәш итә:

– эшләгән гөнаһларга тәүбә кылу, Аллаһтан гафу үтенү; нәфел намазлары уку;

– ярлыларга ярдәм бирү, сәдакалар өләшү;

– Коръән укып вә догалар кылып әрвахларны искә төшерү;

– бүләкләр белән балаларны шатландыру;

– ата-аналарны, туган вә кардәшләрне зиярәт кылып яки телефон вә хатлар аша бу изге кичәләр белән котлау;

– үзебез, гаиләбез, балаларыбыз вә бөтен мөселман кардәшләребез өчен хәер догалар кылу.

 

"Ислам дине нигезләре" Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото freeimages.com

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: