Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дин
1 февраль 2023, 10:00

Хәдисләр

Пәйгамбәребез: «Бер кеше гыйлем алу нияте белән бер юлга басса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт юлын җиңел кылыр. Гыйлем эстәүчегә хөрмәт йөзеннән, фәрештәләр канатларын җәеп торыр

Хәдисләр
Хәдисләр

Пәйгамбәребез: «Бер кеше гыйлем алу нияте белән бер юлга басса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт юлын җиңел кылыр. Гыйлем эстәүчегә хөрмәт йөзеннән, фәрештәләр канатларын җәеп торыр. Гыйлем эстәүче өчен күктә вә җирдә булганнар, хәтта судагы балыклар да ярлыкауны сорар. Гыйбадәт кылучы гади коллар белән чагыштырганда, гыйлем ияләренең артыклыгы башка йолдызлардан тулы айның артыклыгы кебек. Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары (наследники). Пәйгамбәрләр мирас итеп алтын вә көмеш түгел, бәлки гыйлем калдырды. Гыйлем ала алган кеше камил вә олуг булган өлеш алучы»,- дигән.

 «Бик күп адәмнәр балаларын бер мәктәпкә яки бер мөгаллимгә тапшыру белән бала укыту хакында өсләрендә булган бурыч тәмам ди. Бу фикер ялгыш. Мәктәпкә вә мөгаллимгә тапшыру белән генә бала укыту хакындагы бурычның уннан бере генә табылган була. Моның тугыз өлеше исә ул бала мәктәпкә йөриме, сабакларын калдырмыймы, дәресләрен белеп вә аңлап барамы, тәрбиясе вә әхлагы урынындамы, бозык иптәшләргә кушылмыймы вә шуның кебек хәлләрне тикшерүдәдер». Йә, Раббым, милләтебезне аң-белем нуры белән яктырт. Наданлык караңгылыгыннан имин кыл! Бер бәдәви (чүл гарәбе) пәйгамбәребезгә килгән һәм: “Миңа яхшы сүзләр өйрәт әле, шуларны әйтер идем”, - дигән. Пәйгамбәр аңа: «Син шушы сүзләрне әйт: Ләә иләһә илләллаһ, вәхдәһү ләә шәрикәләһ, Аллаһү әкбәру кәбиран, вәлхәмдү лилләһи кәсиран, вә сүбхәнәллаһи Раббил-галәмин, вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә иллә билләһил-гәзизилхәким, - дигән.

“Аллаһыдан башка хак иләһ юк, Ул – Бер ялгызы, Аллаһы Бөек, Аллаһыга күп мактауларыбыз булсын. Галәмнәр Раббысы бар кимчелектән пакъ. Аллаһыдан башка хәлне үзгәртүче көч-куәт иясе юк”, - дигән. Шулвакыт, ул бәдәви: “Бу сүзләр Раббым өчен бит, ә минем өчен кая?” – дип сораган. Пәйгамбәребез Аллаһүммә-гфирли вәрхәмни вәһдини вәрзүкъни “Йә, Аллаһ, мине кичер, миңа рәхмәтеңне сал, мине туры юлдан алып бар, мине ризыкландыр”, - дип әйт”, - дигән” (Сахих Мөслим хәдисләр җыентыгы). Рөстәм Абушахмин, Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: