Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
17 февраль 2023, 15:30

Әти-әнигә изгелек кылу бәла-казадан котылуның бер сәбәбе

Аллаһ Тәгалә әти-әнигә изгелек кылуны Үзенә гыйбадәт кылудан соң икенче урынга куйды

Әти-әнигә изгелек кылу бәла-казадан котылуның бер сәбәбе.
Аллаһ Тәгалә әти-әнигә изгелек кылуны Үзенә гыйбадәт кылудан соң икенче урынга куйды. Бу турыда Коръәндә шулай диелә: «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аңа бернәрсәне дә тиңдәш кылмагыз һәм әти-әнигә изгелек эшләгез» («Нисә» сүрәсе , 36 аять).

Дога кылу тәртибе. Дога кабул булмауның берничә сәбәбе бар: хәрам ризык куллану, кешеләрне рәнҗетү, дога кылганда шикләнү, гыйбадәттә ялкаулык күрсәтү, гайбәт сөйләү, саф чиста йөрмәү, тәкәбберлек чире белән авыру, саран һәм башкаларга карата хөсетле булу һ.б. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Төн саен Аллаһы Тәгалә дөнья күгенә иңә һәм сорый: «Дога кылучы бармы? Аның догасын кабул итим. Сораучы бармы? Аңа сораганын бирим». Бу хәдистән шундый нәтиҗә ясарга була – йокламыйча, төнлә кылынган доганың кабул булу ихтималы зур.

Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны - намаз, малыгызны - зәкәт, саулыгыгызны - сәдака, гыйлемне - язу белән. Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!

 Көнчеллектән сакланыгыз, чөнки ут утынны яки печәнне ничек яндырса, көнчелек тә изге гамәлләрне шулай ашый.

Әти-әнигә изгелек кылу бәла-казадан котылуның бер сәбәбе
Әти-әнигә изгелек кылу бәла-казадан котылуның бер сәбәбе
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: