Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
22 март 2023, 21:20

Унике айның солтаны - Рамазан

Изге, бәрәкәтле, бөек Рамазан ае – барча гөнаһлардан арыну, рухи яктан чистарыну, рәхмәт һәм юмартлык ае булып тора. Бу айда ураза тоту – кешенең рухын чистарта торган зур бер сынау.

Унике айның солтаны - Рамазан
Унике айның солтаны - Рамазан

Изге, бәрәкәтле, бөек Рамазан ае – барча гөнаһлардан арыну, рухи яктан чистарыну, рәхмәт һәм юмартлык ае булып тора. Бу айда ураза тоту – кешенең рухын чистарта торган зур бер сынау. Һәрбер мөселман ел саен әлеге айны түземсезлек белән көтеп ала. Быел Рамазан ае 22 мартта башланып китә, иншаллаһ, ягъни, ул көнне кояш баеганнан соң, барлык мәчетләрдә тәравих намазы укыла һәм 23 мартта уразага керәбез. Уразаның соңгы көне 20 апрельгә туры килә. Ә инде 21 апрель көнне Ураза гаете була. Беренче тәравих мәчетләрдә 22 март көнне укыла, ә соңгы тәравих 19 апрель көнне. Пәйгамбәребез с.г.в: «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе булуын теләрләр иде», — диде. Шуңа күрә Рамазан аеның нинди кадерле вә изге ай икәнен истән чыгармыйк. Бу изге айны гыйбадәттә үткәрергә тырышыйк! Аллаһ Тәгалә киләсе Рамазан аен хәерле итеп, тынычлык, иминлек һәм саулыксәламәтлек белән каршы алырга һәм үткәрергә насыйп итсен!

 

mapala

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: