Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дин
16 апрель 2023, 15:00

Семинар үтте

Карабаш авылында абыстай Дания һәм Салават хәзрәт Яхиннар оештыруында “Бердәмлек” мәчетендә “Аллаһ бүләге – Ислам дине” дигән темага күчмә семинар үтеп, анда авыл халкы, укытучылар, мөслимәләр катнашты

Семинар үтте
Семинар үтте

Кунакларны беренче булып Салават хәзрәт сәламләде. Ул аларга чараның максатын һәм бурычларын аңлатты, киләчәктә дә шундый очрашуларның булачагына өмет белдерде. Чараны алып баручы Дания абыстай мәчетнең тарихы, авылдагы мөселман кардәшләр белән эшләү тәртибе белән таныштырды. Ислам кагыйдәләренең төп принциплары саклап калу кирәклеге турында сөйләде. Аның чыгышы темага багышланган фотослайдлар белән үрелеп барды.

-Шулай күпләп җыелып, Аллаһ йортында мондый зур чараны беренче мәртәбә үткәрәбез, - диде ул. Хәерле башлангыч дәвамлы булса иде. Әлеге очрашудан динебез бердәмлеге хакында мәгълүмат алып таралышырбыз, иншалла. Бүгенге көндә биләмә буенча 23ләп мөслимә мәчеткә әзерлек курсларына йөри. Укуларны оештыруларда, һәр эштә бердәм катнашканнары өчен аларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Динебезне халыкка якынайту – безнең төп бурычыбыз. Киләчәктә дә уртак эшебездә уңышлар телим, -диде.

Семинар программасына ярашлы, биредә җыелучыларга сораулар таратылды, аларга җентекле җавап кайтарылды. Гомумән, барчабыз ислам дине нигезләрен бергә кабатладык.

Чарада чыгыш ясаучылар Дөмәй авылыннан килгән Зәмзәмия, Семилеткадан Ләлә, Кушнаренкодан Әрҗүдә абыстайлар фәһемле очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, үзләренең тәэссоратлары белән бүлеште.

Карабаштан пенсионер Рәйсә абыстай Дания абыстайга мәчеттә укулар үткәргәне, аның тормыш иптәше Салават хәзрәткә, мәчет коллективына Аллаһ йорты төзелгәч, территорияне төзекләндерүне, тазартуны оештырганнары, катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашу сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган чәй табыны артында дәвам итте. Әзерләнгән мул ризыклар өчен мәчет коллективына рәхмәтләр яусын. Һәркем биредән күңел күтәренкелеге белән таралышты..

Фәндәлия ШәриФҗанова, БР Мөселманнар оешмасының Илеш бүлекчәсе җитәкчесе

 

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: