Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
16 апрель 2023, 12:00

Ураза - калкан

«Ураза калкан булып тора, һәм кайсыгыз булса да ураза тотса , барлык начарлыктан читләшсен, һәм тавышын күтәрмәсен, әгәр кем дә булса аны ачулана башласа, яки аның белән ызгышырга омтылса: «Дөреслектә, мин - ураза тотучы!» -дип әйтсен

Ураза - калкан
Ураза - калкан

«Ураза калкан булып тора, һәм кайсыгыз булса да ураза тотса , барлык начарлыктан читләшсен, һәм тавышын күтәрмәсен, әгәр кем дә булса аны ачулана башласа, яки аның белән ызгышырга омтылса: «Дөреслектә, мин - ураза тотучы!» -дип әйтсен.

Уразаның максаты - тирәнтен рухи гыйлемгә ирешү. Ул кеше нәфесен барлык гөнаһлардан чистарта, ураза тәкъвалыкны арттыруга бер сәбәп булып тора.Җан тәннең бер өлеше, кальбебезне тотып тора. Нәфес ике каш арасына урнаштырылган, ул үзенең вәсвәсәсен күңелгә салып тора. Аны бары тик ураза тотып кына «тәрбияләп» була. Бу вакытта ул зәгыйфьләнә, рухыбыз чистарып, агарып кала. Тәнебездә рухыбыздан килгән фикерләргә урын арта. Рамазан аенда үзеңне җиңү, эчке халәтеңне контрольдә тоту җиңеләя адәм баласына! Аның асылы да шуннан гыйбарәт.

Аллаһы Тәгаләнең бер көдси хәдисеннән аңлашылганча, Ул күкләргә, җиһанга, галәмнәргә сыймас, әмма мөэмин бәндәнең калебенә сыяр. Ә җан ул - мәңгелек. Кеше никадәр күбрәк Раббысына якынаерга тырышса, Аллаһы Тәгалә аңа шулкадәр күбрәк итеп Үз рәхмәтен ачып сала. Рамазанны «бәрәкәт ае» дип тә йөртәбез. Бу вакытта, чыннан да, барыбыз үзен бәхетлерәк тоя, хис итә. Чөнки бу вакытта күңелләребезгә коткы салучы шайтани затларга да богау салына.

Ураза тотарга теләүчеләр Рамазан аена алдан әзерләнсәләр яхшы булыр. Рамазанга Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм, ике ай дәвамында әзерләнә, изге айга кавыштыруны сорап дога кыла торган булган. Шуңа күрә мөэмин-мөселманнар да Рамазан аена үзләрен алдан әзерләргә тиеш. Әзерләнү дигәндә, ач торуны күз алдында тотмыйм, ә алдан ук күңелең, рухың белән көтеп, әзерләп, ниятләп тору дигән сүз. Тәнебезнең төзелеше шулай яратылган ки, башта фикеребез булырга тиеш. Ә тән фикергә буйсына. Уразаның максаты — гыйбадәт. Адәм баласы Аллаһ кушкан әйберне гыйбадәт итеп үтәргә әзер булып, фикере, күңеле, калебе белән карар кылырга тиеш. Ә инде ашау-эчүдән тыелып торуга килсәк, монысы бүген күпләргә таныш физик процесс.

Аллаһ тоткан уразаларыбызны кабул кылсын, теләгән теләкләребезгә, ниятләгән эшләребезгә иң хәерле рәвештә ирешүләребезне насыйп кылсын! Амин

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: