Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дин
21 апрель 2023, 10:00

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Әссәләмәгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух! Ай буе ураза тотып фарыз гамәлне зур ихласлык белән үтәгән барлык хөрмәтле мөэмин-мөселман кардәшләрем!

Ураза гаете мөбарәк булсын!
Ураза гаете мөбарәк булсын!

Ураза бәйрәмебез мөбәрак булсын! Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылсын. Гыйбадәтләребез, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез кабул, ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, йортларыбызга нур-бәракәт булсын. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын! Адашуда булганнар һәм начар юлга эләккәннәр, акылларына килеп, ошбу дөньяга акыл күзе белән карап, рәхим-шәфкатьләреңне, ярдәмнәреңне я Аллаһ насыйп кыл!

Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп, ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле, бәрәкәтле тормышлар насыйп кыл.

Шушы бөек булган бәйрәм көннәребездә Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәлгыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын! Мөбәрәк булсын бүгенге изге, олуг булган бәйрәмебез Ураза бәйрәме! Амиин!

 

Рөстәм Абушахмин, Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: