Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дин
26 Май 2023, 09:57

Теләгәнебез кабул булсын

И Аллаһ, и Раббыбыз!

Теләгәнебез кабул булсын
Теләгәнебез кабул булсын

И Аллаһ, и Раббыбыз! Һәрберебезгә дә иман ныклыгы, җан тынычлыгы, хәерле, бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, тәүфыйклы балалар, якыннарыбызның исән-имин булуын, сугыш афәтләрендә, сынауларында булган кардәшләребезне, туганнарыбызны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламыйча, туган якларына исән-сау кайтуларын иң хәерле рәвештә насыйп кылсын!

Сугыш афәтләреннән Аллаһы Тәгалә тиз арада арындырып, Ватаныбыз, республикаларыбыз, Башкортстаныбыз, районнарыбыз тыныч, имин булсын, кайгыхәсрәтсез, шатлыклы хәлләр, вакыйгалар белән иминлектә, тынычлыкта, бердәмлектә яшәвебезне Аллаһы Тәгалә насыйп кылсын! Амин!

Дөньяның тыныч, күкләребезнең аяз булуын насыйп ит, я Аллаһ, залим бәндәләрдән Үзең сакла!

Я Аллаһ, я Раббыбыз! Безгә хәләл ризыклар, куанычлар, уңышлар, иманга өнди торган дуслар насыйп ит.

И Раббыбыз! Барча мактауларыбыз да Сиңа булсын, ике дөньяның рәхәтен күреп, һәрбер көнгә сөенеп, бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшәргә насыйп ит, Раббыбыз. Амин!

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: