Фәнзәлия Әлифҗан кызы сүзләренә караганда, ел дәвамында уку-укыту мәсьәләләре хәл ителә. Ай саен мәчеттә җыелышлар оештырыла. Узган елда Дөмәй һәм Кадер авылларында күчмә семинар үткәрелгән. Аларда 80-90га якын кеше катнашкан. Шулай ук Дүртөйле, Чакмагыш, Кушнаренко, Бакалы районнарыннан да мөслимәләр килгән. Ноябрь аенда бер атналык семинар оештырылып, укулар үткән һәм ахырында имтиханнар үтеп, сертификатлар тапшырылган.
СВОда катнашучылар белән тыгыз эш алып барыла. Аларның туганнары, әти-әниләре катнашлыгында очрашулар үткәрелә, күчтәнәчкә пакетлар таратыла. Шундый форматтагы чаралар Аккүз һәм Кадер авылларында үткәрелгән.
Махсус хәрби операциягә ярдәм итүне (акчалата, әйберләтә) даими оештырып торалар. Мөслимәләр көче белән сохарилар киптереп, азык-төлек җыеп,носки-оекбашлар әзерләп, бер прицеп гуманитар ярдәм җибәргәннәр.
Җәй көне Карабаш, Дөмәй, Йонны авылларындагы мәчетләрдә балаларга җәйге лагерьлар оештырганнар.
Җыелышта Гөлнур абыстай, Карабаштан Дания, Дөмәйдән Зәмзәмия ханымнар укыту барышлары, үткән чаралар турында сөйләде. Дүртөйледән килгән кунаклар да үз уй-кичерешләре, киңәшләре белән бүлеште.
Җыелышның икенче өлешендә агымдагы елга өстәмәләр белән эш планы кабул ителде. Иң төп мәсьәләләрнең берсе - мөгаллимәләр, мөслимәләр, шәкертләр өчен атналык уку-семинар оештыру. Дөмәй, Кадер авыл мәчетләренә күчмә семинарлар үткәрү, Дүртөйле, Актаныш, Бакалы районы мөслимәләр педсоветлары белән тыгыз элемтәдә тору, тәжрибә уртаклашу һәм дини бәйрәмнәр үткәргәндә хәзрәтләрнең беренче ярдәмчеләре булу, район мөгаллимәләре өчен ай саен укулар, шул исәптән авыл мәчетләрендә укулар оештыру кебек бурычлар билгеләнде.
Чарадан соң һәркем Нәүфәл хәзрәт әзерләгән пылаудан авыз итте, табын артында күңелле итеп сөйләште.
Гүзәл НОГЪМАНОВА.