

Кеше күпмедер бер җир кисәге алып анда үзенә йорт төзер өчен гомере буе эшли. Бу дөньяның иң йогынтылы кешеләренә дә, андагы бар байлыкларга да хуҗа булырга мөмкинлек бирелмәгән. Бу дөньяның бар байлыкларына ия булсалар да, алар аның рәхәтлекләре белән барыбер бик озак файдалана алмаслар иде.
Аллаһы Тәгалә безгә күп тапкырлар азрак тырышлык күрсәтеп, бу дөнья байлыкларыннан күпкә зуррак кыйммәтләргә ия булган башка байлыкка ирешергә мөмкинлек биргән. Әлеге байлыклар иясе, җир байлыкларыннан аермалы буларак, алар белән мәңге файдалана алу мөмкинлегенә ия.
Шуңа да карамастан, күпләр Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән мәңгелек рәхәтлекләргә ирешүгә ваемсыз карый. Бүгенге көндә үгет-нәсыйхәткә мохтаҗ күпме кеше бар, ә без аларга игътибар бирми яннарыннан үтеп китәбез. Үзләрен мөселманга исәпләсәләр дә, үзебезнең танышлар арасында да имансызлыкта яшәп яткан кешеләр күпме?! Чынбарлыкта, аларда исламнан ата-аналары кушкан исемнәре генә калган кешеләр дә бар бит. Тирәбездә Аллаһы Тәгалә кушкан бурычларын үтәмәгән, лаеклы тормыш алып бармаган, күп гөнаһлар кылган күпме кеше - ә без аларга битараф.
Без савабын алмавыбызны белсәк тә, әллә утка ташланган таныш түгел кешегә дә ярдәм итмәс идекме?! Шул ук вакытта без утка, дөньяви уттан күпкә куркынычрак утка ташланучы якыннарыбызны күреп торабыз, тик барыбер битараф калабыз. Бу безнең иманнарыбызның камил булмавы билгесе түгел мени?
Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) хәдисендә: «Тугры юлга үгетләүче аның артыннан баручылар кадәр үк савабын алыр, бу аның (үз) савабын һич тә киметмәс», - диелә.
Аллаһы Тәгалә вәгъдә иткән әҗеренең бик аз гына өлешен булса да без бу дөньяда алган булсак, кешеләрне Аллаһның юлына өндәргә теләүчеләр бик күп булыр иде.
Кешеләрне хак юлга үгетләр өчен теләк булу гына җитми. Аллаһ юлына өндәүче билгеле бер сыйфатларга ия булырга тиеш, югыйсә ул туры юлга чакыру урынына кешеләрне Исламнан биздереп куярга мөмкин. Бөек фарсы шагыйре һәм фикер иясе Җәләлетдин Руминың ямьсез тавышлы бер мәзин турында кызыклы хикәяте бар. Аның тавышыннан ялыккан халык мәзиннән котылырга карар иткән. Алар юллык акча җыйганнар да, бу кадәр дә сөйкемле тавыш белән сиңа бары тик Мәккәнең үзендә генә эшләргә кирәк дип, мәзинне ышандырганнар. Һәм дә бу мәзин кәрван белән юлга чыккан. Аларга христианнар илендә төн үткәрергә туры килгән, ястү намазы вакыты җиткәч, мәзин үзенең шул котсыз тавышы белән намазга чакыра башлаган. Иртә белән алар янына берәү бүләкләр тотып килгән. Аның кызы ислам кабул итәргә ниятләгән булган икән, ә әтисе аны бу ниятеннән ничек кире кайтарырга белми, ди. Кыз төнлә әлеге мәзиннең тавышын ишетеп, нинди шөкәтсез тавыш бу дип кызыксынган. Аңа: «Менә шулай итеп мөселманнар намазга чакыралар», - дип аңлатканнар. Шуннан инде бу кыз ислам кабул итү уеннан кире кайткан. Шул шатлык уңаеннан аның атасы мәзинне бүләкләргә булган икән.
Шул мәзин хәленә калмас өчен, без Аллаһ юлына өндәүченең нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен белергә, һәм дә ул сыйфатларга туры килергә тиешбез.
Без монда дин юлына өндәүченең дүрт төп сыйфаты турында сөйләрбез. Аллаһ юлына чакыручы һәр инсан аларны истә тотарга тиеш.
Зәмзәмия Казыйханованың «Иманны тоеп яшәү. Вәгазьләр» китабыннан алынды.