

Исламның дошманнары бу турыда бик яхшы белә һәм мөселманнарны аздыру, юлдан яздыру һәм аларны башкалар алдында явыз һәм кан- эчкеч ерткычлар итеп күрсәтү өчен күп акча тоталар.
Тәкъваларның берсе: «Әгәр дә мөселманнар үз-үзләрен тиешенчә тотсалар, барысы да инде күптән исламга күчеп беткән булыр иде», - дигән.
Күптән түгел генә гарәп телеканалларының берсендә, ниндидер бер Африка илендә, бер сәүдәгәр тырышлыгы белән илле мең кешенең ислам кабул итүе турында тапшыру караган идем. Сәүдәгәр шушы дәүләттәге авылларның берсендә бер кибетне арендага алган. Һәм бу авыл кешеләре, бераз вакыт үткәч, сәүдәгәрнең күркәм холкын һәм юмартлыгын күреп ислам кабул иткәннәр. Аларга күрше-тирә авыллардагы кешеләр дә ияргән. Әгәр дә бу авылда, исламны күтәрәбез дигән булып (хәзер кайберәүләр шулай эшләгән кебек) үлемдарлар тарафыннан шартлатулар оештырылса, кешеләр ислам кабул итәрләр идемени?
Әгәр дә без тарихка күз салып, исламның ничек таралыш алуын күзәтсәк, сәхабәләр һәм табигыйннар чорыннан соң, кешеләрне исламга тартуның төп казанышы суфиларныкы икәнен күрербез.
Әле борынгы вакытта ук Җаһиз: «Шигырьне камилләштерү өчен шагыйрьнең гарәп булуы шарт, ә Аллаһ юлына чакыручы өчен аның суфи булуы шарт», - дип юкка гына билгеләп китмәгән инде.
Хәтта исламның иң явыз дошманнары да, мондый гадел һәм тәкъва кешеләр белән очрашып сөйләшкәч, әлеге динне кабул иткән һәм гомерләрен исламны таратуга багышлаган. Моның иң ачык чагылышына мисалга монгол империясе хакимнәренең исламны кабул итүен китерергә буладыр.
Ибн Батута Алтын Урда җирләренә сәяхәтнамәсендә ислам кабул иткән бу илнең хакиме Үзбәк турында, аның суфи шәехе Ногманетдин әл-Харәзми белән мөнәсәбәтләре турында яза. Ибн Батута сүзләре буенча, ул заманнарның иң бөек хакимнәреннән исәпләнгән Үзбәк хан һәр җомгада шәехкә килә, басынкы гына каршына килеп тезләнеп, аның белән юаш кына сөйләшә торган булган. Алтын Урданың тагын бер хакиме, Чыңгыз ханның оныгы - Бәркә хан, Сәйфетдин әл-Бәхәрзи шәехне күрер һәм аның мөриде булыр өчен бик зур юл үткән. Шәех янына кергәч, аның аякларын үбеп, үзен аның шәкертләренең берсе итеп алуын үтенгән. Әгәр дә дәһшәтле хакимнәрдә алар кулыннан ислам кабул иткәнен, аларның шәкертләре булып киткәнен исәпкә алганда, бу шәсхләргә гади халыкның нинди мөнәсәбәттә булганын сөйләп торуның, мөгаен, бернинди зарурлыгы да юктыр.
Ихласлык һәм күркәм холыклылык - суфилар омтылган төп сыйфат менә шулдыр, һәм дә алар бусыйфатларда камиллеккә омтылганнары өчен Аллаһы Тәгалә алар аркылы гаять күп кешеләрне туры юлга юнәлткән дә.
Зәмзәмия КАЗЫЙХАНОВАның “Иманны тоеп яшәү” вәгазьләр китабыннан алынды.