Чыра телеп учак кабызды да,
Мичкә якты, утын тутырып.
Чәйләр куйды, балам кайтыр диеп,
Сулар салды, чүмеч тутырып.
Альяпкычын билләренә бәйләп,
Бисмилласын әйтеп басуга.
Шакыгандай итте ахры берәү,
Юк ла икән, әрсез җилләр генә,
Аңламыйлар ачы җилләр аны,
Мөлдерәмә тулган күз яшьләрен,
Камыр куяр өчен савыт алды,
Ашын куйды, утка аз гына.
Сөтен салып, ак майларга басты,
Камыр булсын диде тәмлерәк.
Балам кайта бүген, балам диде,
Әкрен генә, ипләп кенә шулай,
Җырлар җырлап, көйләр көйләде.
Сөенечтән, машина тавышын түгел,
Кергән кешене дә сизмәде.
Атлау тавышы. Әйе, керә кемдер,
Кулларында чәчәк бәйләме.
Котлыйм әнием, бәйрәм бүген, диеп,
Кирәк түгел иде, балам диде,
Рәхмәт әнием! Акча берни түгел,
Син биргәнсең миңа дөньяны.
Якты дөньяларда яшәү рәхәт,
Рәхмәт әнием, рәхмәт димен сиңа,
Күзләрендә яшьләр күренә.
Оҗмах бит ул...җаннар терелә.
Ямьле көнеее, рәхәәәт, дөнья матуррр!!!
Шатлыклардан җаннар очына.
Белә бары ана булган кеше,
Бар шатлыгы шуннан башлана!