Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
8 июль 2019, 13:00

Тормышлары мул, бәхетләре түгәрәк

Гаилә кору – кеше язмышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе. Гомер юлын үткән дә ир-егетнең дә, хатын-кызның да сабырлыгы, акылы җитсә генә тормыш корабы – гаиләне җил-давллардан саклап калырга мөмкин. Районыбызда тату, матур гаиләләр бихисап. Шундый яшь, тырыш гаиләләрнең берсе – Илеш районының Тәҗәй авылында яшәүче Гөлназ һәм Динар Зиннәтуллиннар. Алар икесе дә район үзәгендә туып-үссәләр дә, аннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан авылда яшәүне хуп күрә.

Гаилә кору – кеше язмышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе. Гомер юлын үткән дә ир-егетнең дә, хатын-кызның да сабырлыгы, акылы җитсә генә тормыш корабы – гаиләне җил-давллардан саклап калырга мөмкин. Районыбызда тату, матур гаиләләр бихисап. Шундый яшь, тырыш гаиләләрнең берсе – Илеш районының Тәҗәй авылында яшәүче Гөлназ һәм Динар Зиннәтуллиннар. Алар икесе дә район үзәгендә туып-үссәләр дә, аннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан авылда яшәүне хуп күрә.
Гаилә башлыгы Динар Гөлфирә һәм Венер Зиннәтуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк авыл тормышын, йорт хайваннарын ярата. Өстәвенә, картәтисенә (мәрхүм) ияреп фермага бара торган була һәм үзенә бәләкәйдән Тәҗәйдә йорт салып яшәүне, авыл хуҗалыгында эшләүне максат итеп куя. Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәптән (хәзер гимназия) соң, ике дә уйлап тормыйча, Уфадагы Башкорт дәүләт аграр университетына документларын тапшыра. Аны уңышлы тәмамлап, зоотехник һөнәре буенча диплом ала. Яшь белгеч хезмәт юлын, әти-әнисенең туган ягында, «Илеш-Агро» җәмгыятенең «Игенче» бүлекчәсендә зоотехник булып башлый. Арытаба җәмгыять таркалгач, тырыш егет эшен XXII партсъезд ис. кооперативта дәвам итә. Биредә ул кирәк икән - малларны ясалма орлыкландыру технигы да, ветврач та. Тәвәккәл егет бер эштән дә куркып тормый, барысын да төгәл, җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә яшь кенә булуына карамастан, ул еллык, айлык эш нәтиҗәләре буенча муниципаль район хакимиятенең Дипломына, Рәхмәт хатына ия.
Гөлназ Искәндәр кызы Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.урта мәктәпне тәмамлагач. Уфадагы Башкорт дәүләт университында белем ала һәм хезмәт юлын «Илеш мәгълүмат үзәгендә» башлый. 2015 елда Динар Венер улы белән гаилә учагы кабызалар һәм ул Кужбахты урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып урнаша.
-Гаиләмне яраткан кебек һөнәремне дә яратып башкарам. Шуңа да инде, улыма яшь ярым тулганны да көтмәдем, эшкә чыктым. Даниярны нәнәй белән картый карашты. Әлеге вакытта кызым Лилиана бенлән декрет ялындамын. - ди горурланып Гөлназ.
Зиннәтуллиннар 2017 елда яңа күркәм йорт салып керә. Монда аларга «2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыллар территориясен тотрыклы үстерү» федераль максатлы программасы зур ярдәм була. Алар әлеге программа нигезендә кире кайтармый торган субсидия алу бәхетенә ирешә. Әлбәттә, төзелеш өчен дәүләттән шундый субсидия алу – авылда яшәүче яшь гаиләгә зур ярдәм. Бу уңайдан Зиннәтуллиннар Хөкүмәткә, муниципаль район хакимиятенә зур рәхмәтле.
Яшь гаилә күпләп мал асрый, кош-корт тота. Бакчаларында төрле җиләк-җимеш мул уңышы белән сөендерә. Елның нинди мизгеле булуына карамастан, аларның тәрәзә төбен аллы-гөлле чәчкәгә төрелгән гөлләр бизи. Өстәвенә, Гөлназ белән Динар җәмәгать тормышында да актив катнаша. Алар районда үткән төрле конкурсларда лаеклы чыгыш ясый. Иң мөһиме,һәрвакыт авылда узган чараларның уртасында булып, тамашачыларга үзләренең моңлы җырларын бүләк итә. Шуны да билгеләргә кирәк, Динар авыл Советы депутаты итеп сайланып, халык мәнфәгатен кайгыртуга лаеклы өлеш кертә. Һәр елда Яңа елда тройкалар җигеп, биләмәгә караган авылларны урап, бала-чагаларга, өлкәннәргә бәйрәм кәефе бүләк итә. Тырыш гаилә агымдагы елда биләмәдә төзекләндерү буенча игълан ителгән конкурста «Иң үрнәкле хуҗалык» номинациясендә җиңү яулады.
Гаилә бәйрәмнәре һәрчак аш-су, тәмле ризыклардан сыгылып торган өстәл артында үтә. Чөнки Гөлназ әнисе Нәзирәгә охшап, пешеренергә ярата һәм аның һәр ризыгы уңа. Зиннәтуллиннарның аеруча яртакан бәйрәмнәре Яңа ел белән, балаларының туган көне.
Әлбәттә, аларның ничек тату яшәвенең дә серен беләсем килә. «Ничек бер-берегезгә терәк, бүтәннәргә соклангыч гаилә булып яши аласыз?» - дип сорыйм. Җавабы үтә дә гади икән: бары тик бер-берең белән аңлашып, бер-береңә ышанып, яратып, авыр сүз әйтми яшәргә генә кирәк.
-Ярату һәм хөрмәт итү тойгысы көчле булганга күрә, ярты сүздән аңлашып, бер-беребезгә терәк һәм таяныч булып яшибез. Әле ике балабыз- ике терәгебез дә үсеп килә. Икебезнең дә әни-әтиләребез һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Яраткан эшебез бар. Бәхет өчен тагы нәрсә кирәк?, - ди бер тавыштан Зиннәтуллиннар.
Мәхәббәткә чорналган бу пар белән аралашкач, күңелдә тик җылы хисләр калды. Шушындый матур гаиләләр күбрәк булса, ил-йортыбыз күпкә ямьлерәк булыр иде.
Читайте нас: