Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гаилә
9 июль 2019, 19:00

Дөрес тәрбия – өметле киләчәк

Югары Яркәйдә яшәүче Илсөяр белән Алексей Павловлар- соклангыч парларның берсе.

Бүген күп балалы гаиләләр сирәгәя бара. Яшьләр тормыш авырлыкларына сылтанып, бер бала белән генә чикләнә. Ләкин кыенлыкларга бирешмәгән, бәхетне сабыйларның шат йөзендә тапкан, мәхәббәт җимешләре өчен утка да, суга да керергә риза булган ата-аналар да шактый. Алар үрнәк итеп куярлык, чөнки бала үстерү, аларга дөрес тәрбия бирү – үзе батырлык.
Югары Яркәйдә яшәүче Илсөяр белән Алексей Павловлар да - шундый соклангыч парларның берсе. Өстәвенә, катнаш гаилә ике милләт халкының күркәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, шуңа күрә дә ике якның да бәйрәмен бердәм үткәрергә тырыша. Алар урыс һәм татар халкы традицияләрен, мәдәниятен, динен өйрәнеп, балаларына да әлеге юнәлештә яхшы тәрбия бирергә омтыла.
Гаилә башлыгы Алексей Владимирович - Вологод өлкәсенең Череповец шәһәреннән, ә тормыш иптәше Илсөяр Фирдәвис кызы Югары Яркәйдә туып-үскән. Язмыш аларны Мәскәү шәһәрендә очраштырып, яшьләр гомерлек парлар булырга сүз биреп кавыша. Тәүдә гаилә башкалада яши, арытаба район үзәгенә күченеп кайта. Хәрби институтны тәмамлаган, укучыларны кара-каршы сугышырга (единоборство) өйрәткән А.Павлов укытучы-тренер эшчәнлеген биредә дәвам итә. Бүгенге көндә ул Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тхэквандо буенча занятиеләр алып бара, шөгыльләнүчеләрне әлеге спорт төре серләренә төшендерә. Укучыларны төрле район, республика күләмендә уздырылучы бәйгеләргә әзерләп, алар уңышлы чыгыш ясый, призлы урыннар яулый. Әйтик, май аенда Уфа шәһәрендә тхэквондо буенча Башкортстан Республикасы кубогы ярышында аның тәрбияләнүчесе Зилә Якупова үз яшь категориясендә чемпион булды.
ДЮСШ-1 директоры Айдар Фәрхетдинов хезмәткәрен бары мактап телгә алды: «Алексей Владимирович - һәръяклап булдыклы, уңган, спортта гына түгел, мәдәни чараларда да осталык күрсәтә, биергә дә сәләтле, КВН командсы составында да уңышлы чыгышы белән сөендерде», - диде җитәкче. Тренерның спорт тармагындагы казанышларына килгәндә, ул Япониядә, Филиппинда, Таиландта, Кореяда уздырылган ярышларда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Әйтик, Таиландта үткән спарринг буенча ил чемпионатында икенче урын яулаган. Үзенең үрнәгендә укучыларын да, балаларын да тәрбияли, җиңүгә дәртләндерә, ышаныч уята.
Павловларның күп балалы гаиләсендә спортка зур игътибар бирелә. Тормыш иптәше дә бик актив, һәр башлангычка кушылып, «Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе» район ярышында теләп катнашкан. Өй хуҗабикәсе - «Ана даны» медале иясе дә. Йортның күркәмлеге, һәр баланың тук һәм караулы булуы, пөхтә киенеп йөрүе – ананың тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Алма алмагачыннан ерак төшми, диләр бит, уллары Иван, Степан, Михаил, кызлары Альбина, Арина - өй яме, ата-ана куанычы. Малайлар-кызлар тырышып укый, спорт белән дус. Өч уллары көрәш белән шөгыльләнсә, олы кызлары гимнастика түгәрәгенә йөри, район балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано дәресләрен үз итә.
Гаиләдә спорт белән беррәттән, хезмәт тәрбиясе дә мөһим урынны били. Эш-бурычлар бүлеп бирелеп, һәркем өчен үз бүлмәсен җыештыру, тәртипкә китерү гадәте булдырылган. Расписание төзеп, һәркайсы башкарган эше өчен билге алу мөмкинлегенә дә ия. Өлкәнрәкләре кечкенәләрне үзләренә ияртә, ярдәмләшә. Җаваплылык һәм уңганлык сыйфатын тәрбияләүгә дә игътибар юнәлтелгән.
Гомумән, ата-аналарының соклангыч тормышын күреп үскән балаларның да киләчәге матур, уң булыр. Мәхәббәт, хөрмәт хисе хакимлек иткән мохиттә яшәүче гаиләнең матурлыгы, бәхете – татулыкта, бер-береңне аңлап, тормыш ямен тоеп яшәүдә.
Читайте нас: