Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
12 июль 2019, 19:30

ЯРАТУМЫ БУ... ЯЗ МЫШКА БУЙСЫНУМЫ?

(Хикәя) Чибәр, йөзе кояш кебек бал кып, гел елмаеп торган бу ханымның эчендә нинди утлар януын белгәч, мин авып китә яздым. Үзе сөйләмичә, чит кешедән генә ишетсәм, мин моңа, мөгаен, ышанмаган да булыр идем. ...Ислам белән алар бер кичәдә танышалар. Ландыш ның яшь чагы, ә яшьлек ул үзе матурлык. Егет аңа бер күрүдә гашыйк була. Кызның гына исе китми — үзенә сүз каткан егетләрне күп күргән инде ул, өенә кадәр озата килгән Исламга вакыт узды рып йөрмәскә куша.

(Хикәя)
Чибәр, йөзе кояш кебек бал кып, гел елмаеп торган бу ханымның эчендә нинди утлар януын белгәч, мин авып китә яздым. Үзе сөйләмичә, чит кешедән генә ишетсәм, мин моңа, мөгаен, ышанмаган да булыр идем.
...Ислам белән алар бер кичәдә танышалар. Ландыш ның яшь чагы, ә яшьлек ул үзе матурлык. Егет аңа бер күрүдә гашыйк була. Кызның гына исе китми — үзенә сүз каткан егетләрне күп күргән инде ул, өенә кадәр озата килгән Исламга вакыт узды рып йөрмәскә куша.
- Елдан артык очрашып йөргән егетем бар, — ди. Тик Ислам да бик үзсүзле булып чыга. Иртә дә килә кыз янына, кич тә килә. Аның “кит!” дигән сүзләрен гүя ишетми дә. Кызны үзенә карату өчен ниләр генә эшләми?! Лан дыш аңа якынайганын шулай итеп үзе дә сизми кала. Егет: “Бергә булыйк, чык миңа кияүгә!” — дип, тәкъдим ясагач, бәхетем шушыдыр күрәсең дип, ризалыгын бирә.
Туй барганда Исламның апасы энесенә хат биреп китә. Хатны укып чыккач, Исламның үзгәрүен, йөзендә балкыган шатлыкның эзе дә калмавын сизсә дә, моңа әлләни игътибар бирми Ландыш. Ислам: “Соңыннан аңлатырмын”, — дигәч, озакламый бу хакта бөтенләй оныта. Туй таңга кадәр дәвам итә. Ә иртәгәсен, үзенә иркәләнеп сыенган хатынын этеп җибәрә дә, Ислам:
- Без синең белән бергә тора алмабыз, ахрысы, — ди. Ландыш башта аны шаярта дип уйлый. Аннан, иренең кирәгеннән артык җитди икәнен аңлагач, чак кына һушын җуймый.
Кичә, туй вакытында, Ис ламга килеп ирешкән хат аның бик озак очрашып йөргән Гөлүсә исемле кызыннан булган икән. “Гөлүсә Исламның иптәш егете белән төн кунып йөргән, дигән сүз килеп ишетелгән иде, шуннан соң алар таш лаштылар. Ләкин Ислам һаман да Гөлүсәне, Гөлүсәсе Исламны ярата, — боларны Ландышка иренең апасы сөйли. — Ә кичәге хатында Гөлүсә ул сүзләрнең ялган булуын аңлаткан”.
Яшь хатынның аяк астында җир шуышкан кебек була. Ярый, алар яратышсыннар да, ди, тик аның, аның соң ни гаебе бар? Ул бит аларның арасына кермәде. Аның бит үзен бер ел буе очрашкан егетеннән аерып алдылар. “Синең яратуың кирәк түгел. Мин икебез өчен дә яратыр мын”, — дип, нигә Ландышның алларына тезләнгән соң алай булгач Ислам?!
Кеше ни әйтер? Бары шуңа күрә генә ире яныннан икенче көнне үк китеп бармый Ландыш. Алар Казан да, тулай торакның бер бүлмәсендә яши башлыйлар. Ислам һәр көнне диярлек юктан да тавыш чыгара. Гөлүсә белән очрашып йөрүләрен яшерергә кирәк тә санамый. Ул арада хатын буйга уза. Бу яңалык ирнең ачуын гына кабарта. “Мин сине яратмыйм”, дигән сүзләрне ул көн саен кабатлый.
— Бала туу белән яныңнан китәрмен, — ди Ландыш. Баладан котылуга әйберләрен җыйнап, туган нигезенә кайтып китүдән бианасы тотып кала аны. Ландыш һәм оныгы өчен җанын меңгә ярып би рергә әзер бу хатын алар өчен генә яши. “Сабыр ит, — ди ул килененә адым саен, — сабыр ит, бәлки, әле бар да җайланыр”.
Ә Ислам Гөлүсәне онытырга уйламый да. Өстәлендә аның фотоларыннан гына торган альбом ята. Ачыктан-ачык хат алышалар. Буш вакыт булды исә, Ислам кат-кат шул хатларны укый. Кияүгә чыгып, әни булырга өлгерсә дә, Гөлүсәсенең дә уенда бары Ислам гына. Ире әллә моны белми, әллә сизеп тә белмәмешкә салыша.
Кызларына биш яшь тулган көннәрдә Ландышларга яңа фатир бирәләр. Бу куанычын бианасы белән уртаклашырга авылга кайткан хатын капкада Гөлүсә белән бәрелешә. Сорашып та торасы юк, һәрвакыттагыча Ис ламны эзләп килгән инде бу...
Сабырлык касәсе тулып таша — Казанга кайту белән көндәшенең фотоларын, хатларын ертып чүп чиләгенә сала Ландыш. Калтыранган иреннәре гел бер сүзләрне кабатлый: “Йә Ходам, сабырлык бир! Нинди гөнаһларым өчен бу газаплар?”
Ә икенче көнне авылдан хәбәр килә — Гөлүсә авариягә очраган. Машинадагы калган өч кешенең тырнал ган җирләре дә юк, ә ул шул мизгелдә үк үлгән.
Гөлүсәнең үлеме гаиләгә яңалык алып килми — үсеп килгән кызлары гына аларны ир белән хатын итеп тота. Ислам һаман да Гөлүсә белән саташа, Гөлүсә исеме белән яши, аның каберенә чәчәкләр ташый.
Ландышның: “Әгәр мин Гөлүсәнең фотоларын ертмасам, ул, бәлки, исән калыр, алар икәү бәхетле бу лырлар иде”, — дип, үзенең керсез күңеленнән гаеп эзләвенә гаҗәпләндем һәм аптырадым мин. “Әгәр Гөлүсәнең барлыгын бел сәм, мин Исламга кияүгә чыкмас, аларны да, үземне дә бәхетсез итмәс идем, — ди ул. — Бер-берсен шашып яраткан кешеләрнең берсе үлсә, икенчесе аны үз янына ала, диләр. Мин хәзер шунсыннан куркам. Исламның Гөлүсә каберенә барып йөрүенә мин каршы түгел. Җомга көннәрдә аның рухына садака бирергә үзем исенә төшерәм әле”.
Юк, барыбер аңламадым Ландышны: яратумы бу, язмышка буйсынумы, олы йөрәклелекме? Аңламадым, әмма сокландым!
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА.
Читайте нас: