Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
6 август 2019, 19:09

"Аерылыша идек, ипотека коткарды..."

Русиядә ипотека түләүче гаиләләр бурычсызларга караганда 10 тапкырга азрак аерылыша, ди белгечләр.

Русиядә ипотека түләүче гаиләләр бурычсызларга караганда 10 тапкырга азрак аерылыша, ди белгечләр. Бу категория кешеләренең 2% гына мондый адымга бара икән. Кредит алучы меңәрләгән гаиләләрне күзәткәннән соң шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
Хикмәте нәрсәдә? Беренчедән, ипотека алу кебек җитди адымга мөнәсәбәтләре ныклы гаиләләр бара.
Икенчедән, ипотекасы булган парлар уйлабрак эш итә: мөлкәт бүлешү, бурыч түләү мәшәкате, аерылган очракта тораксыз калу куркынычы янавын күзаллап, әлегәчә бер көе барган тормышларын бүгеннән үк үзгәртмәскә карар итәләр.
Икенчедән, ипотека түләүчеләр бурычларыннан тизрәк котылу максаты белән күп вакытларын акча эшләүгә сарыф итәләр. Бу исә парларга үзара үпкәләшеп торырырга мөмкинлек калдырмый.
Ипотека алган танышларымнан да бу хакта фикерләрен сораштым. Менә ни дип җавап бирде алар.
Гөлнара, 28 яшь:
- Ипотека - ул зур җаваплылык һәм мөнәсәбәт өчен сынау да. Күп елга зур сумма алгач, исән-имин түләп бетерә алсак иде дип киләчәкне уйлыйсың. Авыр чакта бер-береңә терәк булып яшәргә тырышасың.
Руслан, 41 яшь:
- Без инде 10 ел ипотека түлибез. Тагын шул кадәр калды. Минемчә, ипотека, әлбәттә, гаиләне ныгыта. Бөтен уй - күбрәк акча эшләп, тизрәк түләп бетерү. Эшне югалту куркынычы да җанны кимерә. Аерылышу статистикасының төп сәбәбе хыянәт бит инде, ә ипотекалы кешенең "сулга" йөрергә акчасы да, вакыты да калмый (көлә).
Лилия, 35 яшь:
- Фатирыбызны 10 ел элек ипотекага алган идек, былтыр түләп бетердек, шөкер. Бик авыр булды. Элегрәк тормыш иптәшем белән акча җитешмәү аркасында еш сүзгә килешә идек. Аерылышырга уйлаган чаклар да аз булмады. Ләкин ипотека безне "тотып" торды. Бер түбә астында яшәгәч, тиз дуслаша идек. Гаилә кризисларын үткәреп җибәрергә безгә ипотека ярдәм итте, дип әйтсәм дә дөрес булыр.
#ләйсәнкаспранова
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: