Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
9 август 2019, 13:25

Индира һәм Рөстәм Нәбиевлар гаиләсендә зур шатлык!

Ничек кенә түздем әле бу шатлыгым белән күптән уртаклашмыйча, - дип яза Рөстәм социаль челтәрдә.

Ничек кенә түздем әле бу шатлыгым белән күптән уртаклашмыйча, - дип яза Рөстәм социаль челтәрдә. - Әмма Индира 3 айга кадәр түзәргә кушты. Хәзер безгә 16-17 атна! 2020 елның гыйнварында безнең гаилә дүрт кешедән торачак.

Баланың җенесен без әле белмибез. Безнең үзебез өчен дә бу аерым сюрприз булачак. Дөресен әйтергә кирәк, без бала табуны планлаштырмаган идек. Әмма Ходайның бу җәһәттән үз планнары булган. Бирә икән, алырга! Күкрәгемнән йөрәгем сикереп төшә дип торам, шатлыгым эчемә сыймый!"

Сокланып туя алмыйбыз, күз тидерүдән куркып, "Сөбханалла" дип кенә карыйбыз сезгә, яшьләр! Сезнең бәхет безгә дә нинди шатлык икәнен белсәгез икән!..
Читайте нас: