Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
16 август 2019, 15:30

Авыл күрке – яшь гаиләләр

Түбән Череккүл авылында яшәүче Гөлназ һәм Илдар Баяновларны һәркем уңай яктан бәяли

Яшьләрнең күбесе бәхет эзләп читкә чыгып китми, туган җирләрендә төпләнеп, үз йортларын салып, дөнья көтә. Авылларның киләчәге дә, һичшиксез, бүгенге көндә биредә дөнья корып яшәүче, туган нигезләрен сайлаган яшь гаиләләр белән бәйле.
Түбән Череккүлдә авыл тормышына җаны-тәне белән бирелеп дөнья көтүче Гөлназ һәм Илдар Баяновларны һәркем уңай яктан бәяли.
Гаилә башлыгы Илдар Ирек улы – Түбән Череккүл авылы егете. Ул «Газпром» җәмгыятенең Дүртөйле шәһәрендәге «Уфа» газ бүлү филиалының Илеш компекслы хезмәтенең газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь булып эшли. Коллективында - мактаулы хезмәткәр.
Тормыш иптәше Түбән Яркәй кызы Гөлназ Мөкәмил кызы район үзәк дәваханәсенең балалар регистратурасы бүлегендә эшли, һәркем белән уртак тел таба, ул - үз эшен намуслы башкаручы үрнәкле хезмәткәрләрнең берсе.
Әлеге күркәм пар 11 ел элек гомерлеккә булырга вәгъдәләшеп, гаилә корган. Бәхетләрен түгәрәкләп, тормышларын ямьләп, бер-бер артлы дөньяга килгән өч уллары йортларын шат тавышка күмгән. Ильяр, Ильназ – мәктәптә укыса, Динар балалар бакчасына йөри. Алар кечкенә булсалар да, әти-әнисенә йорт эшләрендә ярдәмләшәләр.
Үрнәкле гаилә озак еллар каенана-каената белән бергә тату яшиләр, әлеге вакытта үз йортларын төзү эше белән мәшгульләр. Өйнең эчке эшләрен тәмамлану алдында тора, моңа “2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыллар территориясен тотрыклы үстерү“ федераль максатлы программасы буенча алынган субсидия бик зур файда иткән. Тиздән күпме тырышлык һәм көч салынган мәһабәт йортта өй туен билгеләргә җыеналар.
Баяновлар, гомумән, кул кушырып утырырга яратмый, вакытны дөрес бүлә белә. Ишегалды тутырып кош-кортын да карый, бакчада җиләк-җимеш, яшелчә дә үстерергә өлгерә.
Гаилә бәйрәмнәрен ике яклап та әти-әниләре, туганнары, дуслары белән үткәреп, һәрчак бергә-бергә аралашып яши алар.
Икесе дә бер-берсенә пар килеп тора, уңганнар да, тырышлар да. Гөлназ аш-су пешерүгә оста, матур итеп гөлләр үстерә. Илдар исә, халык мәкалендә әйтелгәнчә, ир-егет ул үстерергә, агач утыртырга һәм йорт салырга тиеш, дигән хакыйкатьне тулысынча үтәгән.
Аларның яңа йорты урамны ямьләп утыра. Балаларын үз үрнәгендә эшсөяр, итәгатьле, тәрбияле итеп үстерергә тырышалар. Әйе, шундый уңган һәм үрнәкле яшь гаиләләр булганда, авылның киләчәге – өметле һәм ышанычлы, дөньялар имин һәм күркәм булачак.
Читайте нас: