Маяк
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
16 август 2019, 14:30

Гаиләнең бәхете – татулыкта

Әлфия һәм Рифат Закировлар – Базытамак авылының күркәм гаиләләренең берсе

Уйлап карасаң, һәр пар үзенчә, һәр гаилә кабатланмас, алар бер-берберсенә охшамаган, әмма аларны мәхәббәт, татулык берләштерә. Яшьлекләрендә кавышып, сөю хисенә тугры калган парлар соклануга лаек. 40 ел тормыш сукмагыннан бергә атлаучы Әлфия һәм Рифат Закировлар – Базытамак авылының күркәм гаиләләренең берсе.
Чияле Әтәч сылуы белән Базытамак егете тормышта үз урыннарын табып, көндәлек мәшәкатьләргә авырсынмый, күркәм дөнья көтә. Әлфия Рәүф кызы тегүче һөнәрен үзләштереп, элек булган Базытамак тегү цехында, арытаба XXII партсъезд ис. кооперативта төрле эшләр башкарган булса, Рифат Кавис улы да авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, 43 еллык хезмәт стажына ия, бүгенге көндә икесе дә - лаеклы ялда.
Закировларның күркәм йортлары ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итә. Ишегалдына керүгә гөл-чәчкәләр каршы ала. Хәтта үзләре ясаган күл һәм аның янында уенчык үрдәк, ләкләк фигуралары, су үсемлекләре исә табигать почмагын хәтерләтә. Бу уңган хуҗабикәнең матурлыкны яратуы турында раслый. Һәр нәрсә үз урынында, тәртип һәм чисталык хакимлек итә. Болар барысы да - зур тырышлык, хезмәт сөючәнлек нәтиҗәсе. Әнә шулай тырыш һәм уңган булулары нәтиҗәсендә җитеш һәм мул тормышта яши алар.
Тынгысыз, иренеп тормас базытамаклылар күпләп мөгезле эре терлек тота, кош-кортын карый. Бакча тулы - яшелчә, җиләк-җимеш уңышын үстерә. Киң күңелле, мәрхәмәтле Әлфия ханым инсульт кичергән каенанасын - Вәрәкыя Шәвәли кызын үз янында тәрбияләп карый.
Закировларның балалары да бүгенге көндә үз гаилә нигезләрен корып яши, оныклар куанычы бүләк иткәннәр.
Авыл җирендә эш җитәрлек, көндәлек мәшәкатьләр бетәрлек түгел. Әмма шул ук вакытта сәнгатьне ярату аркасында җыр-биюгә дә вакыт табыла. Әлфия Закирова- талант иясе, ул Базытамак авыл мәдәният йорты каршындагы «Сандугач» халык җыр ансамбле әгъзасы булып тора. Авыл җирендә бәйрәм уңаеннан оештырылган чараларда актив катнаша, моңлы җырларын авылдашларына бүләк итә, спектакльләрдә оста итеп рольләр уйный. Гомер юлдашы да калышмый, Яңа елда Кыш бабай булып киенеп, үз ролен килештереп башкара.
Тату гаилә пары бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, матур гомер кичерә. Балалар-оныклар шатлыгына куанып, уңышларына сөенеп, дөнья ямен күреп, тәмен татып яши. Шуңа күрә дә алар авылдашлары арасында абруйлылар, яшьләргә үрнәклеләр.
Читайте нас: