Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
1 октябрь 2019, 12:30

Яшьлек сукмагыннан – бриллиант туйга

Хезмәт ветераннары Флүрә һәм Рәвил Хамматовларның тормыш сукмагыннан бергә атлауларына агымдагы елда 60 ел тула

Балалык еллары авыр сугыш чорына туры килгән Флүрә Шәрифҗан кызы һәм Рәвил Шәрхмулла улының тормыш юлы күпләргә үрнәк. Алар икесе дә Сеңрән авылында туып үскән, шушы авылда гаилә корып, балалар үстереп, хаклы ялга чыкканчы колхозда эшләгән, бүген дә матур пар булып яши.
Алда әйтелгәнчә, аларның яшьлек еллары, барлык замандашларыныкы кебек үк, сугыш чорына туры килә. Авылда хезмәткә сәләтле барлык ир-егет фронтка озатыла. Әтиләрен, абыйларын һәм гомер юлдашларын үсмер балалар һәм хатын-кызлар алыштыра. Рәвил абыйның да әтисе беренче көннәрдән үк сугышка китә һәм яу яланында мәңгелеккә ятып кала. Гаилә йөген тарту әнисе Мәсәвәрә һәм балалар җилкәсенә төшә. Тормыш дилбегәсенә кечкенәдән җигелеп, ачлы-туклы үсәргә, кәлҗәмә, үлән җыеп ашап, көн күрергә, өлкәннәр белән беррәттән, басуда эшләргә туры килә. Әйе, бар нәрсә күкрәк көче салып, кул белән башкарыла ул чорда. Урак вакытында тырыш егет комбайн ярдәмчесе булып эшли. Арытаба МТСта өч айлык тракторчылар курсында укып кайта һәм җиң сызганып М.Горький ис. колхозда эш башлый. Шул чорга хас булганча, хезмәткә бар күңелен сала, яхшы күрсәткечләргә омтыла. Арытаба Сеңрән сөтчелек, дуңгызчылык фермаларында терлекче булып тир түгә. Шулай ук 7 ел авыл көтүен дә көтәргә туры килә. Рәвил Хамматов лаеклы ялга чыкканчы хуҗалыкта атлар тәрбияли. Кайда гына көч салса да, үз эшен яратып, намуслы башкара. Шуңа күрә фидакарь хезмәте лаеклы бәһаланып, төрле инстанцияләрнең Почет граматоларына, Рәхмәт хатларына ия була.
Флүрә Фәтыйха һәм Шәрифҗан Гәрәевларның ишле гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Баш бала булганлыктан бәләкәйдән кул арасына кереп, йорт эшләрендә булышып үсә. Ул Сеңрән җидееллык мәктәбендә 7 сыйныфны тик яхшы билгеләренә генә тәмамлый, укырга теләге булса да, мөмкинчелеге булмый. Яшь кызны 15 яшендә исә Пермь өлкәсенә урман кисәргә җибәрәләр. Арытаба ике ел рәттән 6 айга Владимир өлкәсенә мәҗбүри эшкә – торф чыгарырга бара. Шунда эшләп алган хезмәт хакына энеләренең һәм сеңлеләренең өс-башларын карарга ярдәмләшә, тегү машинасы, самовар һ.б. хуҗалык кирәк-яраклары сатып ала. 1957 елда М.Горький ис. хуҗалыкның Сеңрән сөтчелек фермасына сыер савучы булып урнаша. Ул чорда фермада барлык эшләр дә кулдан башкарыла. 30ар сыерны иртә-кич кул белән савалар, терлек ашату, тәрбияләү, механикалаштыру да акрын бара. Шулай да, Флүрә бик тиз алдынгылар сафына чыга. Хәтта республика буенча беренче урын алып, премиягә лаек була. Сарыклар, бозаулар карый, лаеклы ялга киткәнче Сеңрән бригадасында төрле эшләр башкара. Кайда гына тир түксәдә, сынатмый ул, алны-ялны белми, пенсиягә чыккач та, 5 ел хуҗалыкта тир түгеп, 41 ел гомум хезмәт стажына ия була.
Флүрә белән Рәвил 1959 елның декабрендә язмышларын бергә бәйләп, дөнья тергезәләр. 1964 елда – беренче, 1972 елда зурырак итеп, икенче йортларын салып чыгалар. Яшәү ямен, тормыш кадерен тырыш хезмәттә тапкан Хамматовлар үз балаларында да – улларында һәм кызында яхшы сыйфатлар тәрбияли. Рөстәм - Сургут шәһәрендә, кызлары Дилбәр Казанда гаиләләре белән гомер кичерә. Өлкәннәр уллары Дамир, киленнәре Гөләндәм белән төп йортта 30 елга якын тату яшиләр. Алар да авылда үрнәкле гаиләләрнең берсе, ике бала үстерәләр. Дамир М.Горький ис. кооперативта бригадир булып эшләсә, Гөләндәм Сеңрән башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирә.
Хезмәт ветераннары бүгенге көндә дә актив тормыш белән яши. Әйткәндәй, авыл кешесе кул кушырып утырырга яратмый. Флүрә апа белән Рәвил абый кулларыннан килгәнчә йорт эшләрендә булыша: малын да карыйлар, тавык-чебешен дә ашата, язын-җәен бакчада мәж килә.
Гомумән, Хамматовлар авырлыкларны, тормыш сынауларын лаеклы үтеп, бер-берсенә кирәк-терәк, авылдашларына үрнәк булып гомер кичерә.
Читайте нас: