Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
18 ноябрь 2019, 15:15

Матур гаилә – ил күрке

Күп балалы гаиләләр, әлбәттә, һәр авылда бар.Шундыйларның берсе - Аккүз авылында яшәүче, дүрт балага гомер биргән Розалия һәм Ринат Ибраһимовлар.

Гаилә башлыгы шушы төбәктә туып-үсеп, Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училищеда водитель һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлагач, хезмәт юлын «Сөн» кооперативында шофер булып башлый. Ул язлы-көзле машинасыннан төшми, һәр мөһим кампанияда актив катнаша. Кызганычка каршы, хуҗалык таралгач, ул Себер якларына чыгып китеп, машинист-бульдозер булып эшкә урнаша һәм биредә бүгенгә кадәр намуслы тир түгә.
Тормыш иптәше, авылдашы Розалия ишле гаиләдә тәрбияләнеп, башта Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри лицейда бухгалтер белгечлеге буенча белем ала, арытаба Дүртөйле шәһәрендә чәч кисүче һөнәре буенча курслар үтә. Югары Яркәйдәге «Лорида» бөдрәхәнәсендә чәч кисүче булып эшли. Әлеге вакытта улы Ризат белән декрет ялында.
Ибраһимовлар 20 елдан артык тату гомер кичерә. Уллары Азамат Әстерхан өлкәсендә армия сафларында хезмәт итә. Айзат белән Ландыш Аккүз урта мәктәбенең 10 һәм 5 сыйныфларында белем ала. Бәләкәчләре Ризат өч айлык кына әле.
Читайте нас: