Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
22 ноябрь 2019, 15:45

Дөнья яме - балаларда

Һәр бала үз ризыгы белән туа. Сабыен беренче тапкыр күкрәгенә кыскан анадан да бәхетлерәк, бала сөюнә төрелеп яшәгән атадан да горурырак кеше, шат авазларга күмелгән йорттан да яктырак мохит бармы икән дөньяда? Илеш районының Сеңрән авылында яшәүче Земфира Фәтхуллина биш балага гомер бүләк иткән бәхетле ана.

Земфира Бакалы районы Галиуленка авылында Гөлсәмига һәм Фәвәрис Исхаковларның тату гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә иң бәләкәе булса да, ул әти-әнисе, апалары үрнәгендә тырыш, эш сөючән, максатчан булып үсә. Бакалы беренче урта мәктәбен тәмамлагач, ТР Яр Чаллы шәһәрендәге Кама юридик колледжында белем ала, юрист һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алгач, хезмәт юлын Бакалы районы эчке эшләр бүлегенең паспорт-виза хезмәте бүлегендә башлый. Арытаба хезмәт юлын Сеңрән төп мәктәбендә дәвам итә.
Земфира Фәвәрис кызы 2002 елда Сеңрән авылының уңган егете Дамир Тимершәех улы белән гаилә кора. Бәләкәйдән хезмәт тәрбиясендә чыныгып үскән тормыш иптәше озак еллар «Газпром Уфа газ бүлү» җәмгыятенең Нефтекама шәһәрендәге филиалының Илеш комплекслы участогында слесарь һөнәрен башкара, Кадер һәм Сеңрән авылларын хезмәтләндерә. Өстәвенә, урып-җыю вакытында туган колхозында «кыр корабында» басуларны иңли. Бәхетле пар күркәм йорт тергезеп чыга. Өйләре тирә-якка ямь биреп утыра, ихатага керү белән бар нәрсәнең урынында торуы, тәртип булуы күзгә ташлана. Йорт эченең дә зәвык белән бизәлеше, пөхтәлеге монда уңган хуҗабикә торуына ишарә.
Фәтхуллиннар гаиләсендә үскән балалар изге күңелле, шат һәм пөхтә булуы белән аерылып тора. Олы кызлары Эльвина Мәскәү шәһәрендә стоматология клиникасында теш табибы ассисенты булып эшли. Рубин Кадер урта мәктәбенең -10, Руфина – 8, Рафаэль 6 сыйныфларда белем ала. Балаларның барысы да уку алдынгысы, тик яхшы билгеләргә өлгәшә. Бәләкәй уллары Алмазга - ике яшь.
Җыр-моңга да оста алар: өздереп җырлыйлар һәм бииләр. Әйтергә кирәк, Руфина белән Рубин Сеңрән авыл мәдәният каршында эшләп килгән «Йолдызчыклар» бию ансамбленең солистлары. Руфина - «Баек» телевизион бию, «Җиз үкчә» республика конкурсларында чыгыш ясап, Диплом белән бүләкләнә. Земфира да сәхнә бизәге булып, районда узган төрле чараларда катнаша, дәртле биюләре белән тамашачы күңелен яулый. Ул җәмәгать эшләрендә дә актив, Сеңрән участогы сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора.
Фатхуллиннар гаиләсендә һәрвакыт татулык хөкем сөрә, балалар бер-берсенә карата ихтирамлы, игътибарлы, ярдәмчел. Аларның һәркайсысының үзенә тәгаенләнгән эше бар. Рафаэль кош-кортларны ашатса, Рубин – мал-туар караша, ихатаны тәртиптә тота, Руфина әнисенең иң зур ярдәмчесе, йорт эшләрендә булыша. Фәтхуллиннар язгы, җәйге, көзге бакча мәшәкатьләрен дә күңелле итеп, бергәләп, үзара ярыш оештырып башкара.
. Гаиләдә бар башлангычларны күтәреп алган, яратып, кадерләп торган терәк-таянычларың булганда бар авырлыкларны да үтеп чыгарга мөмкин. Хатын-кыз бәхетенең сере – балаларыңа яхшы әти, үзеңә ышанычлы пар булырлык кешене очрату да. Әмма мондый асыл ир-егет янында Земфира кебек акыллы, сабыр, изгелекле хатын булуы да шарттыр. «Бер-беребезне хөрмәт итәбез, балаларны яратабыз, матур сүзләрне, җылы хисләрне җәлләмибез», - ди бүгенге тормышлары белән канәгать булуларын белдереп Фәтхуллиннар.
Читайте нас: