Маяк
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
22 ноябрь 2019, 15:05

Шатлык нуры бөркелә

Кыпчак авылында Әхмәтҗановлар йорты алдына килеп туктауга ук, биредә уңган гаилә яшәве әллә кайдан ук күзгә ташланды - мәһабәт, иркен йорт, төзек абзар-кура.

Гаилә башлыгы Илнур Фәвәдә һәм Хәлис Әхмәтҗановларның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Аккүз урта мәктәбеннән соң, Уфада ДОСААФта укып, водитель һөнәрен үзләштерә. Краснодар өлкәсендә армия сафларында солдат бурычын үти. Туган якларына исән-имин әйләнеп кайткач, «Сөн» кооперативында терлекче булып эшли башлый. Арытаба тырыш егеткә «МТЗ-80» тракторын ышанып тапшыралар. Илнур Хәлис улына «Нива» комбайны штурвалын иярләргә, тегермәнче булып тир түгергә дә туры килә. 2015 елдан «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятендә «К-700» тракторын хезмәтләндерә. Төрле мөһим кампанияләрдә актив катнашып, уңышка лаеклы өлеш кертә.
Изалия урта мәктәптән соң, Нефтекама педагогия училищесында белем ала. Кенәз-елга, Кыпчак башлангыч мәктәпләрендә эшли. Бүгенге көндә Аккүз урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты түгәрәген җитәкли, китапханәче һөнәрен башкара. Читтән торып, югары уку йортын тәмамлый.
17 ел элек яшьлек мәхәббәтен төп йортка килен итеп төшерә Илнур. Менә шул вакыттан алып күркәм пар тормыш йөген бергә һәм тигез тартып, күпләргә үрнәк булып тора. Алар ике кызга һәм бер малайга гомер бүләк итеп, аларга яхшы тәрбия бирү өчен барысын да эшлиләр. Кызлары Илүзә – Кушнаренко күп профилльле колледжда, Нәзилә Аккүз урта мәктәбендә 6 сыйныфта укый, уллары Тимурга 6 яшь. Изалия килен булып төшкән көннән алып, бианасы Фәвәдә апа белән уртак тел табып, бер фикердә булып яши.
Әхмәтҗановлар агымдагы елда яңа күркәм йорт салып керә. Монда аларга «2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыллар территориясен тотрыклы үстерү» федераль максатлы программасы зур ярдәм була. Алар әлеге программа нигезендә кире кайтармый торган субсидия алу бәхетенә ирешә. Бу уңайдан тату гаилә Хөкүмәткә, муниципаль район хакимиятенә зур рәхмәтле.
Читайте нас: