Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
26 ноябрь 2019, 15:54

Бәхетле гомер кичерүче Шәйхуловлар

Чәмле хезмәт юлы үтеп, үзләренә алмашка тырыш балалар үстереп, акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче, күпләргә үрнәк булырлык, бәхетләрен туган җирдә тапкан, Анач авылында гомер кичерүче Надежда һәм Борис Шәйхуловларның гаилә корып яшәүләренә агымдагы елда 50 ел тулды.

Гаилә башлыгы бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлап, хезмәт юлын Анач башлангыч мәктәбендә башлый. Өч ел Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәч, Красный Октябрь башлангыч мәктәбендә эшен дәвам итә. Биредә ул үзенең гомерлек пары Надежда Миннибаевнаны очрата. Алар 1969 елда гаилә учагы кабыза һәм Борисның туган авылы Аначка кайтып төпләнәләр. Б.Шәйхулов Анач башлангыч мәктәбенә физкультура, технология укытучысы булып урнаша һәм пенсиягә киткәнче намуслы хезмәт сала. Надежда Миннибаевнаның хезмәт юлы авыл хуҗалыгы тармагына бәйле. «Заря коммунизма» колхозында башта сарык карый, лаеклы ялга чыкканчы, бозау караучы булыр тир түгә.
Тырыш, бердәм гаилә күркәм, зур йорт тергезеп чыга, ихата тутырып кош-корт, мал-туар асрый. Шәйхуловларның йорты әллә кайдан балкып утыра. Йортның эче дә зәвык белән бизәлгән, өстәвенә, хуҗабикәнең төрлө кул эшләре урын алган.
Балалары да, ата-аналарына охшап, тәртипле, тырыш булып үсә. Уллары, кызы хәзер үзаллы тормыш көтә. Әти-әниләреннән үрнәк алып, һәрберсе гаилә корган, һөнәргә ия булган. Тырыш хезмәттә көн күрә алар.
Читайте нас: