Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гаилә
28 ноябрь 2019, 17:20

Гаилә бәхете – бердәмлектә

Ризаля һәм Михаил Тебеньковлар караштан ук аңлый бер-берсен

Андреевка авылының күркәм табигать кочагында Агыйдел елгасы буенда урнашкан аларның йортлары. Урамны ямьләп утыручы өйнең хуҗалары Ризаля һәм Михаил Тебеньковлар 2001 елда гаилә учагы кабызып җибәрә.
Гаилә башлыгы Михаил Анатольевич Башкорт авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгы техникасын механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң, эшкуарлык белән шөгыльләнү теләге белән янып яши. Ниһаять, 2014 елда үз эшен ачып җибәрә. Райондашларга исеме яхшы таныш аның, чөнки ул 5 елдан артык ком-таш, вак таш реализацияләү белән шөгыльләнә. Эшкуарның үз махсус техникалары бар, тырыш эшчеләр биредә хезмәт сала.
Ризаля Фәнил кызы хезмәт юлын мәгариф тармагына багышлап, 20 ел урыс теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен башкарган, бүгенге көндә исә тормыш итәшенә эшкуарлыкта ярдәмләшә. «Тырышларга – уңыш юлдаш» дигән мәкаль нәкъ Тебеньковлар гаиләсенә туры килә. Һәр эшне киңәшләшеп, бердәм башкаралар. Балаларны кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясендә үстерәләр. Уллары Максим, Олег, кызлары Мария әти-әниләренә һәр эштә булышчылар. Алар - уку алдынгылары, олимпиадаларда актив катнашалар, спорт белән даими шөгыльләнәләр. Катнаш милләтле гаиләдә урыс һәм татар телен дә бер дәрәҗәдә беләләр, гореф-гадәтләрне бердәм үтиләр.
Читайте нас: