Виталина һәм Денис Петровлар 2001 елда чәчләрен чәчкә бәйли. Яшь гаилә өч балага гомер бирә. Дарина Анач башлангыч мәктәбендә – 2нче, Илона 1нче сыйныфта белем ала, ә Макарга - биш яшь.
Гаилә башлыгы «Илеш МТС» җәмгыятендә каравылчы булып эшли. Тырыш гаилә хуҗалыкларында мал-туар асрыйлар, кош-корт үстерәләр.
Шуны да билгеләргә кирәк, аларның җылы гаилә учагыннан, ата-ана сөюеннән мәхрүм ике бала күңел җылысын тапкан. Виталинаның әти-әнисе мәрхүм булгач, Петровлар сеңлекәшләрен үз канаты астына ала. Елена - Нефтекама күп профильле колледжда, Людмила Андреевка урта мәктәбендә 8 сыйныфында белем ала.
Тырышып дөнья көтүче бу яшь гаиләгә киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.