Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә
9 декабрь 2019, 08:40

Ана күңеленең балкышы

Хатын-кыз бәхетен салават күперенә тиңләп буладыр. Әллә ничә күрсәткечнең бергә җыелган нурланышы ул: бала буларак ата-анасының газизе, хатын буларак иренең сөеклесе, ана буларак балаларының бердәнбере, килен буларак бианасының якыны, бианай буларак килененең хөрмәтлесе, дәү әни буларак оныкларының кадерлесе. Илеш районы Дөмәй авылында гомер итүче Вәсилә апа Сабированың салават күпере дә чагу төсләрдән сузылган.

Ул кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Аз да түгел, күп тә түгел– химия укыту теләге белән яна. Мәктәпне тәмамлагач, кооператив техникумында укып, товаровед һөнәрен үзләштерсә дә, әлеге хыялы ташламый аны.
–Хәзер генә бөтен кеше дә сату сата. Ә ул вакытта сатучылыкка укыганнар гына сата иде. Ләкин минем күңелемә ята торган эш булмады ул. Шуңа күрә үзем сату саттым, үзем киштә астына качырып кына химия дәреслеген укып, имтиханнарга әзерләндем, - дип искә ала Вәсилә апа.
Читтән торып Бөре педагогия институтының биология факультетын тәмамлый ул. Мәктәптә укыту практикасы булсын дигәч, Илеш районының Манчар авылында башлангыч сыйныфлар укыта. Ә күңеле һаман химиягә тартыла. Химия укытучысы таләп ителгән мәктәпне белешеп, шунда эшкә барырга тәвәккәли. Шул рәвешле 1967 елда Дөмәй авылына килеп чыга.
Ул вакытта яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү ­диюләре – ялгыз әби-чәбигә йортка кертү була. Берничә кыз белән бергә әбидә яши башлыйлар. Яшь, чая кызларны егетләр тиз күрә бит инде. Авыл биләмәсендә эшләп йөргән Җәмигънурның да Вәсиләгә күзе төшә. Типсә тимер өзәрдәй егет кызның күңелен тиз яулый. Бер ел очрашып йөргәч, яшьләр шаулатып туй үткәрәләр. Яңа өй төзеп, тол аналарын яннарына алып бергә яши башлыйлар. Гаиләдә беренче бала булып уллары Илдус, аннан соң кызлары Гүзәл дөньяга килә. Ә Илдус мәктәпкә укырга кергән елны төпчекләре Илдар туа.
Авыл өстендә Сабировларны тәрбияле, итәгатьле гаилә буларак беләләр. Балалары да кешелекле, кечелекле булып үсә. Бер-бер артлы мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, югары уку йортларына юллана. Дипломлы яшь белгечләр туган җирләрен ташлап ерак китәргә ашкынмыйлар, үз районнарына кайталар. Тик тормыш дигәннәре шатлыклы-куанычлы якты көннәрдән генә тормый шул. Аяз күкне каплар кара болытлары көтмәгәндә килеп чыга...
Олы уллары Илдус Исәмәт авылында авыл биләмәсе башлыгы буларак эшкә керешә. Гаилә корып, тупылдап торган сабыйлары йөгереп йөрерлек йорт салырга тотынган, яши генә башлаган чагында юл һәлакәтенә очрап, вафат була. Ана йөрәгендә төзәлмәс яра кала...
Җәмигънур абый белән дә тигез картлык насыйп булмый Вәсилә апага. Яман шеш авыруы аны да гаиләсеннән тартып ала.
–Югалту һәрвакыт авыр буладыр инде ул. Җәмигънурның чире беленгәч тә көрәшә башладык. Катлаулы операция үткәрде. Инде җиңдек дигәндә яман чир икенче урында килеп чыкты. Акыллы кеше иде ирем, 40 ел бергә бик әйбәт яшәдек. Бәхилләшеп хушлашырга вакыт булганга микән, авыр булса да, ул югалтуны кабул иттем. Ә улымның вафат булуын күңелем һаман кабул итә алмый. Авыр, нык авыр бала кайгысы, – ди Василә апа.
Бүген ул юанычы, терәге һәм таянычы булган төпчек улы Илдар белән килене Гөлнарага күрше булып диярлек яши. Үзе бианасы Якутылҗиһан белән дүрт дистә ел бергә гомер кичергән Вәсилә апа килене белән дә дус-тату мөнәсәбәттә.
–Бер дә телгә килешкән юк, Аллаһга шөкер, – ди.– Илдарым балачактан сабыр холыклы, басынкы, акыллы малай булды. Киленем дә тыныч холыклы. Алар бер-берсен нык яратышып торалар. Башкалар да шулайдыр инде ул, яратмасаң кеше белән яшәп булмыйдыр. Әмма боларның хисләре күзгә ташланып тора. Гөлнара бигрәк ярата инде улымны. Шуны күреп, ничек сөенмисең?! Берүк шулай гына булсыннар, яратышып кына яшәсеннәр. Абдулла авылы кызы Гөлнара белән Илдар югары уку йортын тәмамлагач, гаилә кора. Хезмәт юлын Караидел районында башлыйлар. Әмма туган авыл үзенә тарта һәм бер елдан яшьләр Дөмәйгә кайтып, мәктәпкә эшкә урнаша. Зур йорт салып керәләр. Озак та тормый гаилә башлыгы мәктәптән китеп, шәхси эшкуарлыкка күчәргә була. Сүдәм елгасына буа буып, балыклар җибәрә. Абзар тулы мал асрыйлар. Авылның иҗтимагый тормышында, төрле конкурсларда һәм мәдәни чараларда актив катнашкан әлеге гаиләгә сокланучылар күп. Берникадәр дәрәҗәдә көнләшүчеләр дә бардыр. Чөнки бүгенге заманда бер бала үстерү дә зур көч һәм кыюлык таләп итә, ә Сабировларда алар бишәү.
Олы уллары Динар мәктәпне тәмамлап, Әлмәттә укып йөри. Алина – Югары Яркәй гимназиясендә, Ильвина белән Зарина Дөмәй мәктәбендә белем ала. Ә кечкенә Данияр балалар бакчасына йөри.
Былтыр Уфаның Колонналар залында Радий Хәбиров бер төркем аналарны “Ана даны” медале белән бүләкләгәндә, алар арасында килененең дә булуына ихлас сөенгән Вәсилә апа:
–Мин үзем җиде балалы гаиләдә төпчек булып үстем. Беребез дә артык булмадык. Барыбызны да тәрбияләделәр, кадерләп үстерделәр, укыттылар. Барыбыз да бу тормышта үз урыныбызны таптык. Ишле гаиләнең үз рәхәте бар аның, – ди. – Беренче малайдан соң өч кыз булгач, тагын берәр малай алып кайтсалар ярар иде дип йөрдем. Теләгем кабул булды. Ул төпчекнең матурлыгы, аның тәмлелеге! “Дәү әни” дип йөгереп килеп кочаклый, үбеп кенә тора!
Биш бала анасы Гөлнара үзе:
–Үскәндә өч балам булыр дип уйлый идем. Бишәү булгач, тагын да рәхәтрәк икән. Бер-берсен карашып, таяныч булып үсәләр. Бер генә вакыт бит ул. Менә быел олы улыбыз шәһәрдә, хәзер олы кызыбыз да Яркәйдә. Өй бушап калды.
Ә килен белән кайнә мөнәсәбәтләренә килгәндә, бар нәрсә дә тәрбиядән һәм кешенең холкыннан торадыр дип уйлыйм. Минем үз әнием дә бианасы белән бергә яшәде. Ул да укытучы кеше. Укытучы бөтен кешенең күңеленә дә юл таба белергә тиеш дип өйрәтте. Без әни белән “подход” табыштык, – дип елмая.
Чыннан да, бөтен сер нинди үрнәк күреп үсүдәдер, бәлки.
–Яхшылыкка кеше начарлык белән җавап бирми. Бианай әйбәт булса, килен дә әйбәт була, килен әйбәт булса, бианай да әйбәт. Дөнья булгач, әйтәсе килгән чаклар да була инде ул. Шул вакытта тыелып калсаң, соңыннан ярый әйтмәгәнмен әле дисең. Бианам белән дә шулай яшәдем. Килен белән дә шулай. Кызыма да шулай дим. Ул да бианасы белән бергә яши. Аллага шөкер, аның да бианасыннан бәхете бар. Мәрзия кодагый рәхәт яшәтә кызымны. Иртән балалар мал карарга чыгып китсә, керүләренә кодагый чәй әзерләп көтеп тора, – ­ди Вәсилә апа.
Үз балалары, оныклары өчен генә түгел, 37 ел укыту дәверендә үзенекеләрдәй якынга әйләнгән укучыларының да шатлыгына куанып, уңышларына сөенеп яши ул. Кызы да, килене дә укытучы булгач, мәктәп тормышыннан әле дә яхшы хәбәрдәр.
–Элек болай ук авыр түгел иде укытучы эше. Хәзер компьютердан “чыга алмыйлар”, кәгазъдән бушамыйлар. Без укучы өйгә эшен эшләмәсә, алып калып өйрәтә идек. Ә бүгенге укытучыларның бала белән эшләргә вакытлары калмый. Җитмәсә, “бала культы” өстенлек итә. Бала ни әйтә, ата-аналар шуны эшли. Тәрбиягә игътибар аз бирелә.
Ана да, дәү әни дә, укытучы буларак та һәммәсенең зәвыклы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле кеше булуларын телим. Күңелләренә хуш килгән эшләренә урнашып, дөнья көтеп, зур һәм бар яклап та бай гаилә булып, рәхәт яшәсеннәр!– ди Вәсилә апа Сабирова.

Автор : Эльмира Ибраһимова
Фото: Эльмира Ибраһимова
Читайте нас: