Бәхетле гаилә нигезе кору – һәр кеше өчен иң зур хыял, шатлык-куаныч ул. Базы-Куян авылында яшәүче Ирина һәм Илшат Шәгыймуллиннар да яшәү рәвешләре белән үрнәкле булып, тормышларын ямьләп туган сабыйлары барлыгына куанып, бәхетле гомер кичерәләр.
Күп балалы гаилә ачлы-туклы, җитешсез көн күрә, дип уйлаучылар күп. Чынында исә бүген киләчәккә өмете, ышанычы булган, үз көченә таянган мәхәббәтле, уңган гаиләләр бу адымга бара. Шәгыймуллиннар гаиләсе моңа ачык мисал – балаларын яхшы карыйлар, алары да рәхмәтле һәм тәрбияле, укуда да сынатмыйлар, дөньялары матур.
Бүгенге көндә гаилә башлыгы Себер якларында эшләсә, тормыш иптәше - йорт хуҗабикәсе. Олы кызлары Аделина Уфа шәһәрендә эшли, Алмаз – Әнвәр Абдуллин исемендәге Дөмәй урта мәктәбенең 7 сыйныфында, игезәкләр Илназ белән Камила – әлеге белем учагының 4 сыйныфында укый, ә иң кече уллары Данирга бары 6 ай гына.
Илшат Хәниф улы тыныч, сабыр холкы, эшсөярлеге, тормыш иптәшенең уңганлыгы, аш-су пешерүгә осталыгы белән соклану уята. Алар балаларында да хезмәткә сөю тәрбиялиләр. Әйтик, үзләренең шәхси мини-тракторында әтисе җир сөргәндә, бакча эшләрендә уллары да ярдәмләшә. Гаилә абзар тутырып мал-туар тота, кош-корт карый. Бакчаларында яшелчә-җимеш мул уңыш биреп сөендерә.
Шундый күпләргә үрнәкле, тату, күркәм яшәүче гаиләләр булганда, авылларга яшәү өстәлә, киләчәккә өмет арта.