Краснокама районы кызы Юлия Ивановна 20 ел элек бирегә килен булып төшә. Биредә хезмәт юлын Чияле-Әтәч авылындагы дуңгызчылык комплексында оператор булып башлый. Ул ябылгач, 2013 елдан XXII партсъезд ис. кооперативның Мари-Мәнәвез фермасында савучы булып эшли. Хезмәтен яратып, бар тырышлыгын салып башкара. Тормыш иптәше терлекче булып тир түгә.
Һәр көннең матурлыгын күреп, тормышка гашыйк Юлия Байдуганова гаиләсендә - уңган хуҗабикә, биш баласына - ягымлы ана. Олы кызлары Жанна Нефтекама шәһәрендә сатучы булып эшли. Уллары Ростислав - Нефтекама нефть колледжында дүртенче курста, Юстина - Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжында, Ксения, Татьяна Базытамак урта мәктәбендә 10нчы һәм 1нче сыйныфларда белем ала. Балалары да үзләренә охшап тырышлар, булдыклылар.
Яхшы әни булу – көндәлек күренми торган хезмәт. Моны Юлия Ивановна яратып башкара, йорты пөхтә итеп җыештырылган, җылы, өстәлендә һәрвакыт кайнар, тәмле ризык урын алган. Уңган хуҗабикә үзенең җан җылысын гаиләсенә, барлык якыннарына җиткереп яши.