Маяк
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гаилә
2 декабрь 2020, 11:35

Күмәк баланың мәшәкате дә, шатлыгы да күп

Исанбай авылында яшәүче Анджелла һәм Руслан Гайфуллиннар мактаулы гаиләләр рәтендә. Аларның тату гаиләсендә биш бала тәрбияләнә.

Анджелла Алик кызы урта мәктәптән соң, һөнәри училищеда повар, бухгалтер, яшелчә үстерүче һөнәрләрен үзләштерә. Хезмәт юлын Уфадагы балалар бакчасында башлап, сабыйларны тәмле ашлары белән сыйлый. Арытаба Югары Кыйгы егете Русланга кияүгә чыгып, матур гаилә коралар. Тормышларын ямьләп, бер-бер артлы биш сабый дөньяга килә. Кристина, Кирилл, Анастасия, Азалия, Эмиль – исемнәре дә үзләре кебек матур, сөйкемле.
2016 елда Гайфуллиннар Исанбай авылыннан йорт алып, бирегә күченеп кайта һәм күркәм итеп дөнья көтә башлый. Гаилә башлыгы Руслан башта Себер якларында экскаваторда эшли. Арытаба сәламәтлеге какшау сәбәпле, инвалидлык группасына чыга. Анджелла Исанбай урта мәктәбендә – повар. Ул пешергән ризыкларны укучылар яратып ашый, рәхмәтләрен әйтә.
-Гаиләдә өч бала үстек. Үскәч нинди һөнәр сайлаячагым кечкенәдән билгеле иде. Энекәшләр тышта терлек янында, ә мин өй җыештырам, ашарга пешерәм Шуңа да бу һөнәрне яратып башкарам. Тәмле ризык исе, рәхмәт сүзләре күңел күтәренкелеге өсти, - ди ул.
Анджелла кызларына да повар һөнәре серләрен төшендерә. Ял, бәйрәм көннәрендә алар бергәләп, төрле камыр ризыклары, салатлар әзерли. Рецептларын интернеттан алалар, яки үзләренчә әзерлиләр. Гайфуллиннар авылда уздырылган барлык чараларда катнаша. Балалары матур итеп җырлый, бии. Олы кызлары Кристина - Кушнаренко педагогия колледжында, Кирилл, Анастасия Исанбай урта мәктәбендә алтынчы һәм бишенче сыйныфларда белем ала. Азалия белән Эмиль балалар бакчасына йөри.
Агымдагы елда Анджелла Алик кызы «Ана даны» медале белән бүләкләнеп, аны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тапшырды.
-Балаларымның күп булуын тели идем. Хыяллар тормышка ашты: матур йорт сатып алдык, сабыйларыбыз безне сөендереп үсә. Ата-ананың моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме?! Ишле гаиләдә балалар бер-берсен карап ярдәмләшеп үсә, эшсөючән була, - ди бәхетле ана.
Аның сүзләрен тормыш иптәше Руслан да раслый. «Улларым миңа алмашчы булса, кызларым – әниләренә олы ярдәмче, - ди ул.
Читайте нас: